Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме умартачыларга матди базаны ныгытырга һәм бал җитештерүне арттырырга ярдәм иткән

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу Мамадыш районының И.К. Фәләхов крестьян-фермер хуҗалыгына матди базаны ныгытырга һәм бал җитештерүне ике тапкырга арттырырга ярдәм иткән.

Фәләховлар – ата-бабадан килгән умартачылар. Бу кәсепне Камил Фәләхетдин улы башлап җибәргән, ул озак еллар колхоз умартачылыгында баш умартачы булып эшләгән. 30 ел инде бу эшне аның улы Илһам дәвам итә, ә Камил абыйның оныклары – Илшат һәм Ирек укытучылар булып эшлиләр һәм җәйге сезонда алар әтиләренә һәм бабаларына бик теләп булышалар. Аларга бал кортлары дөньясы, аларның аурасы, активлыгы, тәртипләре ошый һәм, әлбәттә инде, продукция үзе:бу кояшлы, файдалы, шифалы продуктны Илһамның хатыны Фәүзия өй десертлары, татлы камыр ризыклары әзерләгәндә куллана, Фәләховлар балны боткаларга да өстиләр, коймак белән дә ашыйлар.

Югары Козгынчы авылы янында урнашкан И.К.Фәләхов КФХсы умарталыгында 130 умарта күче исәпләнә. 15 гектары – үзләре милкендәге, 15 гектары арендага алынган 30 гектар авыл хуҗалыгы җирендә алар берьеллык һәм күпьеллык баллы үсемлекләр – фацелия, эспарцет, донник, синяк, мордовник чәчәләр. Фермерларның планнарында – баллы үсемлекләр җирен тагын 30 гектарга арттыру.

-Сезонга карап, бер умарта оясыннан уртача 20 - 30 кг товар балы чыга. Быелдан блистер төргәктә кәрәзле бал җитештерә башладык, шулай ук умарта чыршынын (перга) алу технологиясен кертәбез, - дип сөйли Илһам Камил улы. - Бизнес-проект буенча товар балын җитештерүне ике тапкыр арттыру бурычы куелды.

Фәләховлар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантынннан файдаланып, дисклы тырма һәм бөртеклеләр өчен чәчкеч, кран-манипулятор белән бортлы «УАЗ» автомобиле сатып алганнар. Бал кортларын кышлату өчен ике блок-контейнер монтажлау бара. Якын арада бал аерту өчен күптән көтелә торган линияне алырга өметләнәләр. Илһам Фәләхов үз акчасына берничә яңа умарта күче, корпуслар, кибет киштәләре сатып алган, койма куйган.

Умарталык янәшәсендә кырлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре умартачыларга культураларны эшкәртү буенча күреләчәк чаралар турында алдан хәбәр итәргә тырышалар. Тик барыбер уяу булырга туры килә: препаратларның тәэсире төрлечә була, шуңа күрә фермерлар бал кортларын яклауның төрле чараларын кулланалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International