Татарстанда азык үзәкләре сөт терлекчелегенең үсеш нокталары булалар

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан илдә сөт җитештерү күләмнәре буенча иң алда баручылардан санала, Россия сөтенең 6%тан артыгын Татарстан хуҗалыклары җитештерә.

Сөт күләмнәре буенча илдә алдынгылыкны саклап калса да, республика җитештерүчәнлек буенча калыша. Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан уртача 17,9 кг сөт савыла. Татарстанда мондый күрсәткеч уртача 16 кг чыга. Продуктивлыкны күтәрү буенча Министрлык тарафыннан максатчан эш алып барыла.

«Бүгенге кыен шартларда хуҗалыкта сыерың булу үзеңдә акча сугу станогы тотуга тиң», - дип сөйлиләр аграрийлар. Нәкъ менә сыердан хуҗалыкка ел дәвамында һәркөнне тере акчалар килеп тора. Ничек соң сыердан аларны тагын да күбрәк алып була?

Терлекчелек хуҗалыкарында ит һәм сөт терлекчелегенең продуктивлыгын артыру өчен өстәмә мөмкинлекләр эзлиләр. Монда туклыклы катнаш азык җитештерү үзәкләренә зур өметләр баглана. Аерым хуҗалыкдарда аларны гамәлгә кертү сизелерлек уңай нәтиҗә бирде. Мәсәлән, Кукмара районының Вахитов ис. АХҖКында азык үзәге предприятиегә айга 4 млн сумнан артык икътисадый нәтиҗә бирә – бу савымны 11 %ка арттыру һәм азыкны янга калдыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. Азык үзәген төзүгә тотылган акчалар сөтне 29 сумнан сату  исәбенә 10 ай эчендә капланган.

Мамадыш районының «Продпрограмма» хуҗалыгында да шундый ук хәл - анда азык сыйфатын яхшырту исәбенә тәүлеккә 146 тонна сөт савып алалар, җитештерелгән азыкны тагын биш районга сатып, өстәмә табыш та алалар. Быелгы елның җәендә Саба районында зур азык үзәге эшли башлаячак, ул 10 мең баша эре мөгезле терлекне тукландырырга сәләтле булачак.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, катнаш азык куллану шәхси хуҗалыкларда да терлекчелекне үстерергә ярдәм итә, авыл халкына азык әзерләү хезмәтен җиңеләйтә.

Якындагы биш елга  терлекчелек буенча стратегия Татарстан сыерларының продуктивлыгын елга 5846 кг-дан 7000 кг-га җиткерүне күздә тота. Кукмара районының «Восток» ҖЧҖендә бу чикне уздылар инде. Хуҗалык Россиядә генә түгел, Европа күләмендә иң югары күрсәткечләргә иреште – сыерларның продуктивлыгы елга 10,1 мең кг-га җитте (Европада бер сыердан елга уртача 9,6 мең кг сөт савыла, бу - Даниядә. Европаның башка бер илендә дә мондый күрсәткеч юк. Мәсәлән, Германия буенча бу күрсәткеч – бер сыердан елга 7,8 мең кг, ул тиешле рейтингта шундый күрсәткеч белән дүртенче урынны алып тора).

Моңа ирешүдә терлекләрре ашатуга башка караш булу ярдәм итте: хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев савым сыерлары санын арттыру юлыннан китмичә, продуктивлыкны арттыру өчен өстәм мөмкинлекләре эзли башлады. 2018 елда Кукмара районында республикада беренче моноазык җитештерү линиясе ачылды. Шул ук елда «Востоке» ҖЧҖ каршында «Монокорм» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелде һәм 2019 елда моноазык җитештерү буенча республикада беренче һәм Россиядә икенче уникаль линия ачылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мондый кооперативның төзелүен республиканың терлек азыгы сәясендә чын революция дип атады. Яңа технология районда сөт терлекчелеген нигездән үзгәртергә тиеш, проектны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хуплады, ул җайланмаларга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләде. Азык үзәгенә Израильдан көнгә 400 тонна катнаш азык җитештерү көченә ия булган, компьютерлаштырылган миксер кайтардылар. Соңрак шул миксерга тиң үзебезнекен алып куйдылар, аның хакы ике мәртәбә арзанрак булды. Гомумән алганда, азык үзәге хуҗалыкка 31,5 млн сумга төште.

«Без эре мөгезле терлекләрне тукландыру өчен өч төрле рацион әзерлибез, – дип сөйли «Восток» ҖЧҖ директоры һәм «Монокорм» кооперативы рәисе Алексей Леонтьев. – Җирле чималдан һәм сатып алынган премикслар белән протеинлы азыклардан сөтнең күләмен һәм хайваннарның авырлыгын ике мәртәбә арттыра торган азык җитештерәбез. Азыкның һәр төре 25–30 кг-лы вакуумлы төргәкләрдә чыгарыла, бу терлекләрнең тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә. Упаковкалау линиясе Төркиянеке, ул азыкны төрлек төстәге капчыкларга тутыра: кара капчыкларда – буаз сыерлар өчен, сорыларда - савым сыерлары өчен, акларда – яшь үгезләр һәм бозаулар өчен. Айга 150 тонна моноазык фасовкалана».

Азык сыйфатын яхшырту һәм катнаш азык куллану «Восток» җәмгыятен алдынгылар рәтенә чыгарды. «Савым сыерларының рацион составы яшь терлекләрнекеннән нык аерыла: сыер организмыннан сөт белән бергә күп кенә туклыклы матдәләр чыга, әгәр аларны тулыландырмасаң, сыер үзенең җитештерүчәнлеген тиз югалта. Аның рационына ел буена организмны кирәкле матдәләр белән баета торган премикслар, төрле азык кушылмалары өстәп торырга кирәк», – дип аңлата Алексей Леонтьев.

«Восток» ҖЧҖ үз партнерларына – чимал тапшыручыларга кооператив керергә тәкъдим итә, әмма авылдашлары моңа шикләнеп карыйлар.

Бу мәсьәләдә аның авылдашлары белән икътисадый телдә ачыктан-ачык сөйләшүе ярдәм итә. “Махсус моноазык кулланганда тәүлеклек савым 25 кг-га җитә. Савым сыеры өчен тәүлеклек рацион хакы - 240 сум, катнаш азык белән тукландыру нәтиҗәсендә савым 10–15 литрга арттырга мөмкин. Республикада кооперативларга чимал сатып алу өчен субсидияләр каралган - 10 -15 процентка кадәр, бу суммадан без пайчылар өчен сөт сатып алу бәясен арттыра алабыз. Шуңа күрә кооператив әгъзаларына бер литр сөткә без 22 сум 30 тиеннән түлибез, бу башкаларга караганда 1 сум 30 тиенгә күбрәк. Шулай итеп, сыйфатлы ашату нәтиҗәсендә алынган өстәмә 11–12 кг сөт моноазыкка чыгымнарны тулысынча каплый. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар рационының хакы катнаш азык бәясе кебек үк диярлек, әмма аның составында протеин булмау сәбәпле сөт 1,5–2 мәртәбә кимрәк алына», – дип аңлатты «Восток» ҖЧҖ директоры. Моннан тыш, кооператив әгъзаларына, алардан сөтне югарырак бәядән алудан тыш, моноазыкны да ташламалы – 10 процентка арзанрак бәядән сатып алу өстенлеге бирелә. Кооперативка кереп, азык әзерләү мәшәкатеннән котыласың, моны синең өчен кооператив кайгырта. Бүгенге көндә кооператив составында 38 әгъза бар, алар арасында - шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, фермерлар һәм сөт әзерләүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International