Татарстанда 2020 елда бакчачыларга, катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, 500 млн сум акча биреләчәк

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов шуны әйтеп китте: Татарстан Республикасында бүгенгә 23 муниципаль берәмлектә 950 бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте (СНТ) бар, аларга 381 мең бакча участогы керә. Аның сүзләре буенча, һәр участокта ким дигәндә 3 кеше ял итә, бу 1 миллионлап кеше дигән сүз.

«Татарстан бакчачылары берлеге» гамәлдә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык эшләре буенча куратор итеп билгеләнде.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла. 2017 елдан башлап бу максатлар өчен ел саен 500 млн. сум акча бүлеп бирелә. Шулай итеп, өч ел эчендә 1 млрд 650 млн сум акча бирелгән. Бу 151 су җыю каланчасын куярга, 83 скважины ремонтларга, 26 км су торбасы сузарга, каты калдыклар җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юллары төзекләндерелде, 116 км электр линиясе һәм 118 комплектлы трансформатор подстанциясе ремонтланды.

Быел, икътисадый шартларның  катлаулы булуына да карамастан, бу эш дәвам итәчәк һәм 500 млн. сум акча биреләчәк, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

2018 елда бакчачылык ширкәтләренә эчке инфраструктураны ремонтлау өчен авыл җирләрендә гражданнарның үзара салымлау үрнәгендә 1:2 чагыштырмасында финанслашу шартларында субсидияләр бирелде, дип искә төшерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу механизм буенча 2018-2019 елларда өстәмә рәвештә 13 км эчке аллеялар ремонтланды, 44 км диярлек суүткәргеч линияләре ремонтланды. Программада Казан һәм Тукай районы бакчачылары аеруча актив булды.

Бүгенге эпидемиологик вәзгыять шартларында Рөстәм Миңнеханов бакчачыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, инфекциягә каршы көрәштә барлык саклану чараларын күрергә, шулай ук аралашуларны шул исәптән бакчачылык ширкәтләрендә дә, киметергә өндәде.

Бүгенге чыгышның модераторы булып Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул 2020 елда бакчачылык ширкәтләрендә эш планы билгеләнгәне турында әйтте, быел бу планда 21 муниципаль районнан бакчачылар катнаша.

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин республика җитәкчелегенә бакчачыларга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республикада 900дән артык коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең булуын һәм Татарстан Республикасының Виноградчылар ассоциациясе төзеләчәге турында әйтте. Владимир Дейнекин бакчачылар мәсьәләләрен, ташламалы категория гражданнар (пенсионерлар) өчен юл йөрү, шул исәптән су транспортында йөрү бәяләре турындагы мәсьәләләрне күтәрде. Тормыш күрсәткәнчә, бакчачыларның стратегик әһәмияте кимеми, ә, киресенчә, арта гына, диде Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне карарга кушты.

Онлайн киңәшмә барышында бакчачылык ширкәтләре вәкилләре инвентаризациягә кагылышлы һәм бакчачылык ширкәтләренә илтә торган вак ташлы (республика бюджеты акчаларына ремонтланган) юлларны баланска куюга, халкы аз булган торак пунктларда (сезонлы яши торган) һәм бакчачылык ширкәтләрендә кәрәзле элемтәнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр, каты калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр өчен бакчачылар түләве һәм үзләрен кызыксындырган башка мәсьәләләр турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International