Кайбыч районыннан эшкуар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үзенең кошчылык фермасын ачты

2020 елның 10 апреле, җомга

Гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә сайлап алу конкурсы кысаларында Татарстан фермерлары 30 млн. сумга кадәр грант алырга һәм үз эшләрен ачарга мөмкин. Заявкалар 8 майга кадәр кабул ителә.

Бүген авылда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан кешеләр шактый күп. Шундыйларның берсе – Кайбыч районының Кошман авылыннан кошчылык фермасын ачкан Рушан Сәйранов. 2019 елда «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча ул 1,5 млн сум грант алды.

«Мин кошчылык белән 2017 елда шөгыльләнә башладым. Булган сарайны үзгәртеп төзедем, җылылык керттем, башта 500 баш чеби үстердем. Продукцияне сату белән проблема юк. Клиентлар Кайбычта да, Казанда да бар. Кошчылык технологиясен өйрәнеп, ферма төзи башладым», – дип сөйли эшкуар.

Санитар режимны саклау максатларында, чит кешеләргә ферма эченә хәзер керергә ярамый, тышкы яктан тәрәзә аша гына карарга мөмкин. Бина стенасында фермадагы температура режимын һәм дымлылык дәрәҗәсен күрсәтә торган табло эленгән һәм витаминлы азыклар белән капчыклар тора.«1 апрельдән Чувашиядән 6500 баш чеби кайтардым. Район халкын авыолда үстерелгән сыйфатлы ит һәм чебиләр белән тәэмин итәргә уйлый. Киләчәктә бер эш урыны булдыруны да планлаштырам», – дип сөйли Рушан Сәйранов.

«1 апрельдән Чувашиядән 6500 баш чеби кайтардым. Район халкын авыолда үстерелгән сыйфатлы ит һәм чебиләр белән тәэмин итәргә уйлый. Киләчәктә бер эш урыны булдыруны да планлаштырам», – дип сөйли Рушан Сәйранов.

Фермер хуҗалыгының 190 гектар җире бар. Аларда ул бода һәм күпьеллык үләннәр үстерә. «Кошлар өчен азыкның 40 проценты – үзебезнеке. Вакланган бодайга натураль һәм файдалы өстәлмәләр кушам. Әгәр чебешләрне сатып алынган азык белән генә тукландырсаң, ит бәясе кыйммәткә төшә, – дип сөйли Рушан Сәйранов, – ә бизнес керем китерергә һәм конкуренциягә сәләтле булырга тиеш».

Яшь фермер бер урында таптанмый. Күптән түгел ул «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллануга рөхсәт бирә торган сертификат алган. Хәзер фермерның кошчылык продукциясе сәүдә базарына шундый тамга белән чыга. Ә Рушан Сәйранов үз продукциясенә гарантия бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International