Марат Җәббаров: Республикада бөтен җирдә кыр эшләре башланды

2020 елның 4 апреле, шимбә

Язгы кыр эшләренең барышы һәм бакчачылык ширкәтләренең инфраструктурасын модернизацияләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада бөтен җирдә язгы кыр эшләренә керештеләр. Хәзерге вакытта көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре бара. Көзге культуралар 500 мең гектарда диярлек чәчелгән. Алар кышны уңышлы чыктылар һәм аларның хәзер вегетация чоры.

«Ашламаларны вакытында кертү көзге культураларны ныгытуга ярдәм итә. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 69%ы, ягъни 334 мең гектар тукландырылган. “Агрокөч” компаниясенең агрофирмаларында бу эш югары дәрәҗәдә оештырылган, мәсәлән, Зәй һәм Сарман районнарында көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр инде. Ашламалар кертүне шулай ук Тукай, Тәтеш һәм Чистай районнарында төгәлләделәр. Гомумән алганда, республика буенча эш темплары начар түгел», – дип аңлатты министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы күпьеллык үләннәрне карау мәсьәләләренә аерым тукталды. Аларның мәйданы 484 мең га, ягъни барлык азык культуралары мәйданының 54%ын тәшкил итә. Купчелек урында аларның торышы яхшы. Әлегә 178 мең га – 37% тукландырылган.

Аннары министр коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең (СНТ) инженерлык инфраструктурасын тәэмин итү турында мәгълүмат бирде. Бүген республикада 950 коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте исәпләнә, аларда 30 мең га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан 381 мең бакча участогы теркәлгән.

2017-2019 елларда социаль программа кысаларында 334 бакчачылык ширкәтендә 27 км суүткәргеч, 86 скважина һәм 156 резервуар ремонтланды; 459 бакчачылык ширкәтендә каты көнкүреш калдыклары җыю һәм чыгару өчен 329 мәйданчык ремонтланды, 593 контейнер һәм 130 бункер сатып алынды; 192 бакчачылык ширкәтендә 116 км электр линиясе һәм 118 комплектлы трансформатор ярдәмче станциясе ремонтланды; 175 бакчачылык ширкәтендә 90 км керү юллары төзекләндерелде. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 1,65 млрд сум акча бүлеп бирелде.

Шулай ук 2018-2019 елдарда бакчачылык ширкәтләренә эчке инфраструктураны ремонтлау өчен авыл җирләрендә гражданнарның үзара салымлау үрнәгендә 1:2 чагыштырмасында финанслашу шартларында субсидияләр бирелде. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен 116 млн сум бирелде. 2 ел эчендә 18 ширкәттә 13 км эчке аллеялар ремонтланды; 43 бакчачылык ширкәтендә 120,8 км электр линияләре ремонтланды; 23 бакчачылык ширкәтендә 43,6 км суүткәргеч ремонтланды.

Алынган республика ярдәме һәм ширкәтләр рәисләренең тырышлыгы белән соңгы өч елда хуҗалары барлыкка килгән һәм эшкәртелгән участоклар саны 5,5% чамасы яки 19 мең участокка арткан.

Министр, коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең тышкы һәм эчке объектларын ремонтлау 2020 елда да дәвам итәчәк, дип өстәде.

Рөстәм Миңнеханов, бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү – мөһим бурычларның берсе, дип ассызыклады. «Бу – күпчелек татарстанлыларның ярдәмче хуҗалыгы. Үз участокларында алар, авыл хуҗалыгы продукциясен үстереп, үзләрен продуктлар белән тәэмин итәләр. Ничек кенә авыр булмасын, бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк», – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә усентеләр, орлыклар, утыртмалар сатуга рөхсәт бирү мәсьәләсен карарга кушылган булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International