Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ташламалы ягулык кайтарыла

2020 елның 4 апреле, шимбә

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.

Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ (ПАО) белән төзелде. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13%ка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 %ка арзанрак. Бу бәя узган елга караганда да түбәнрәк. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулык яз башында тоннасы 42 800 сумнан кайтарылган иде, икенче яртыеллыкта – тоннасы 44 625 сумнан.

Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 33 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 27 %ка арзанрак. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 европа стандартына тәңгәл булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International