Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары беән тәэмин итәргә кирәк

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, халыкны социаль әһәмиятле азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү вәзгыяте куркыныч тудырмый. Шулай да, илдә азык-төлек тотрыклылыгын саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы өстәмә чаралар күрә. Аерым алганда, Россия базары өчен аеруча мөһим булган бөртекле культураларны экспортлауны квоталауны чикләү механизмы эшләнде – Хөкүмәтнең тиешле карары белән квота бу елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн тонна күләмендә карала. Моннан тыш, Министрлык 1 млн тонна күләмендә товар интервенцияләрен уздыруга әзерләнү эшләрен башлады. Бу чаралар ризык әзерләү һәм терлек азыгы өчен ашлыкның тиешле күләмен тәэмин итүне, ашлыкка бәянең төшүен гарантияли, шулай ук азык-төлек товарларына кулланучылар бәяләренең күтәрелүен булдырмауны тәэмин итә.

Дмитрий Патрушев ассызыклап үткәнчә, төп бурыч – халыкны продукция белән кирәк кадәр тәэмин итәргә, игенчеләргә чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыру мөмкинлеген тудырырга, гомумән – җитештерү циклын өзмәскә. «Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы тармакның оешкан рәвештә эшләвенә бәйле», – диде Министр.

Шулай ук, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, төбәкләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – бармакчалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. Дмитрий Патрушев, хезмәт хакының катгый рәвештә түләнергә тиешлеген, чөнки бөтен тармакның өзлексез эшләве шуңа нык бәйле булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International