Хезмәт кешеләре: Чирмешән районыннан 92 яшьлек әби быел да суган утыртырга җыена

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Гади хезмәт кешеләре, көндәлек эшләре белән ихтирам һәм абруй казанган кешеләр турында  алып барыла торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое – Чирмешән районының Бәркәтә авылыннан Хәлимә Гайфетдинова. Быел аңа 93 яшь тула. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул, балаларын һәм оныкларын куандырып, һәр елны күп итеп суган үстерә. Бу матур гадәтне дәвам мтеп, быел да ул суган утыртырга җыена.

- Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Әтине дә, абыемны да фронтка алдылар, ә без – биш бала авыру һәм сукыр әни кулында калдык, – дип сөйли Хәлимә әби. – Бәхетебезгә, безне туендыручы – сыерыбыз бар иде. Көндез аны колхоз эшенә җигә идем, ә кичен сөтен савам. Шул безне ачлык үлеменнән коткарып калды.

Әби әле дә яхшы хәтерли: ничек итеп көрәк белән 25 сотый колхоз җирен казып, Шенталадан арбага төяп кайтарылган орлыкны сипкәнен, урак белән иген урганын һәм олылар гына башкара торган башка шундый эшләрне Сугыштан соң да Хәлимә әби гомер буе колхозда эшләгән. Фронттан кайткан Гомәр абзый белән гаилә корып җибәрәләр, берсе артыннан-берсе өч бала туа, аларны тәрбияләп үстерәләр.

Бүген әби өйдә берүзе генә тора. Ике кызы гаиләләре белән шул ук авылда яшиләр, улы – Чирмешәндә.

- Балалар яшәргә үзләренә чакыралар, әмма үземне-үзем карый алганда, нигеземне ташлыйсым килми әле, – дип сөйли Хәлимә әби. – Безнең әни 105 яшькә кадәр яшәде, әти 95 яшьтә дөнья белән хушлашты. Авылда яшәүче апама – 95 яшь, Камиләгә – 85, Гамиләгә – 81 яшь.

Хезмәт сөючән Хәлимә әби тик торырга өйрәнмәгән. Биш вакыт намазның берсен дә калдырмый. Хуҗалыгында кәҗәсе дә бар, аны да үзе сава. Хәтта бәрәңге белән суган да үстерә.

- Бакчам бик зур, ничек инде аны, берни чәчмичә, буш калдырасың? Чүп басып китә бит. Бакчада әле кар эреп бетмәгән, шулай да, суган утыртырга вакыт якынлашып килә, – дип сөйли Хәлимә әби. – Быел яз иртә килә, димәк, бакча эшләренә дә иртәрәк тотынырга туры киләчәк. Әмма орлыкларны кузгатырга иртәрәк әле. Аларны, көннәр җылыткач, утыртыр алдыннан гына җилләтәм.

Хәзер дә бик хәрәкәтчән, тез гәүдәле Хәлимә әби орчык кебек бөтерелә, бер дә тик утырмый. Бүген дә ул, савытка беркадәр суган орлыгы тутырган да, аларның ничек кыш чыгуларын тикшерә.

- Бераз кипкәннәр, әмма зыянлы түгел, яхшы сакланганнар, – дип, нәтиҗә ясады Хәлимә әби. – Безнең суган башка районнарныкыннан аерыла. Ул тыгыз, сусыл, «киеме» дә катлы-катлы. Һәм озак саклана да.

Хәлимә әби сүзләренә караганда, суган үстерү – авыр хезмәт түгел. Чәчәсең, үсеп чыккач, берничә мәртәбә рәт араларын йомшартасың, ә аннары чүбен генә утыйсы кала. Безнең якларда суганга су сипмиләр, ди ул. Әби сарымсак та үстерә. Көздән ул аны тагын күп итеп утыртып калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International