Эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен Илкүләм проект кысаларында 6 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында искәртә.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга – 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 6 млн. сумга кадәр керткәндә) башка юнәлешләргә 3 млн. сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн. сумга кадәр керткәндә) бирелә.

Заявкалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре тарафыннан 2019 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 каб. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган. 

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлегендә танышырга мөмкин, телефоннар: (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85.

Шуны әйтергә кирәк, 2019 елда «Агростартап» проекты буенча Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103 крестьян-фермер хуҗалыгы 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International