Марат Җәббаров: җир – безнең байлыгыбыз һәм аннан файдалану да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров шуңа  игътибар  юнәлтте.   Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.      

«Без барыбыз  да  беләбез,  җир – безнең  байлыгыбыз һәм аннан  файдалану  да  тиешле  дәрәҗәдә булырга  тиеш. Бу – эрозиягә каршы  чаралар да        (лесомелиорация, агролесомелиорация), аның  уңдырышлылыгын  саклап  калу  һәм тулыландыру  да.   Боларны  эшләмәгәндә  – туфрак тулысынча  яраксызга  әйләнә һәм андый  сөрүлек   җирләрендә көтелгән уңышны  алып  булмый.   Әлбәттә, вәзгыятьне  бу  дәрәҗәгә җиткерергә    ярамый», - диде  Марат Җәббаров. 

Министрлык  тарафыннан бу  юнәлештә  максатчан  юнәлешле  эшләр алып  барыла,  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  күпчелеге  дә   сөрүлекләргә  игътибарлырак була  башладылар.   Җирләрне саклый  торган   микроэлементлар  куллану,  органика кертү  аша  аны    биологияләштерү,    җирләрне яхшырта  торган  культуралар (борчак, күпьеллык   үләннәр, вак чәчәкле  үләннәр һ.б.) үстерү,    биологик  чаралар  һәм    минераль ашламалар  куллану  югарыда  күрсәтелгән вәзгыятьне  яхшыртырга  ярдәм  итте.  

Агрохимия  хезмәтләре   (ЦАС «Татарский», САС «Әлмәт») белешмәләре  буенча,   гумусның  уртача күләме   2000 елдан  башлап  беркадәр тотрыкланды.  Туфрактагы  фосфор һәм калий  буенча да  республикада  хәлләр начар түгел. 

“Боларның   берсе  дә  хисап бирү өчен  генә  эшләнми. Соңгы  вакытта  без  уңыш  булдыру процессына  идарә  итү  турында  еш  сөйләшәбәез. Үсемлекләрне яфрактан, тышчалдан  диагностикалау  аша   үз җиреңнең  торышын,   андагы  элементларны  белеп, аларны  яклау  чараларын  күрү   теләсә  нинди елда  бу  ысулларны  кулланмаган  күршеңнекенә караганда  югарырак  уңыш  алу  мөмкинлеген  бирә”, - дип, район башлыкларына  мөрәҗәгать итте Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы.  

Гомумән, авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрнең  уңдырышлылыгын  дәүләт тарафыннан  җайга  салу   «Авыл  хуҗалыгы билгеләнешендәге  җирләрне тәэмин  итүне дәүләт тарафыннан  җайга  салу  турында» 1998 елның 16 июлендәге 101-ФЗ номерлы федераль  закон нигезендә  башкарыла.   Федераль закон нигезләмәләрен  гамәлгә ашыру  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының 04.05.2010 № 150 (08.08.2012 ред.) боерыгы  белән   Авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  җирләрнең уңдырышлылык  күрсәткечләрен  дәүләт исәбенә алу  тәртибе    расланды.   Әмма бу  норматив  актлар  бар җирдә  дә  төгәл үтәлми.  

Марат Җәббаров кайбер  районнарның  10-15 еллап үз җирләренә  тикшерү уздырмауларын ассызыклады.    Мондый  күрсәткеч бу  районнар  җитәкчеләренең  дәрәҗәсен, бу  тармакта  аларның  компетентлыгын  күрсәтә.   Күршең күптән инде   әлеге ысулларны  кулланганда, ничек  инде  уннарча  еллар үз җирләреңнең  торышы белән кызыксынмаска кирәк. Кайбер  җитәкчеләрнең мондый  ваемсызлыгы безне канәгатьләндерми. Әгәр андый  хуҗалыкларда  быел  бу  вәзгыять  үзгәрмәсә,  санкцияләр кулланылачак, игенчелек  тармагына  бюджет  ярдәме чикәләнәчәк, ник соң әле  “акчаны  суга салырга”  .

“Әлбәттә, тиешле  нәтиҗәгә ирешү өчен    минераль ашламаларны  тиешле  күләмдә кертү  сорала.  Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре минераль ашламаларга    бер гектарга  515 сум  исәбеннән республика ярдәмен алалар  инде.  Гектарга  35 кг  ашлама туплаучыларга  безнең  ярдәм  тагын   10-12 кг өстәячәк», - дип,  дәвам  итте    профильле  Министрлык  җитәкчесе һәм   ул кертелгән ашламалар  һәм  туфрактагы  файдалы микроорганизмнар  уңышлы  эшләсен өчен   аерым  шартлар  кирәклеген,  биредә   туфракның  әчелеге  мөһим роль  уйнавын  аңлатып  китте.    

“2019 елдан  федераль программа эшли башлады, һәм федераль үзәкнең  финанслашуы  белән  республика быел  80 мең гектарга  кадәр җирләрне  известьлауны,  ә 2024 елга  кадәр   аны  елга   100 мең  гектарга  җиткерүне планлаштыра.   Бу  елдан  әлеге ярдәм  субсидия  рәвешендә  булачак.  Хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар, известьлау буенча проект-смета  документациясен эшләүне тизләтүегезне сорыйм”, - дип, нәтиҗә ясады  Марат Җәббаров.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International