Су сиптерүгә 1 сум турыдан-туры тотылган чыгым өстәмә рәвештә 12 сумнан артыкка продукция алырга ярдәм итә – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикерләштеләр

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  сугару  мәсьәләләре турында  фикер алышты.  

Республикада 2010 елгы  корылыктан  алып,   соңгы  10 елда  сугаруны  киңәйтү турында «Татмелиоводхоз»  Идарәсе ФДБУ директоры    Марс Хисмәтуллин сөйләде.  Шул  вакыт  эчендә  213 хуҗалыкта  32,6 мең га  сугарулы  җир  барлыкка килде  һәм    реконструкцияләнде,   196,6 км  магистраль торбаүткәргечләр  үткәрелде,  13 064 га мәйданда  сугару  объектлары  техник яктан  көйләнде,     414 бер. сугару   техникасы  алынды, 95 тамчылы сугару  системасы  алынды,     300дән артык су    скважинасы  борауланды,  95 су җыю  башнясы  урнаштырылды.   Башкарылган  киң күләмле  эшләр аркасында  сугарулы  җирләрдә  уңдырышлылык    3-4 мәртәбәгә артты,  ә республика гарантияле  рәвештә  теләсә  нинди ел фасылында  бәрәңге  һәм  яшелчә  белән  тәэмин  ителә.    

«Су сибеп  үстергәндә продукциянең  үзкыйммәте  2 мәртәбә һәм аннан  да  күбрәккә  түбәнрәк  була.   Бәрәңге  үстергәндә продукциянең  үзкыйммәте  структурасында   су  сиптерү  чыгымнарның  10%ын  тәшкил итә һәм    20-25% - яшелчәләр  үстергәндә.  Су  сиптерүгә 1 сум  турыдан-туры  тотылган чыгым  өстәмә   рәвештә 12 сумнан  артыкка  продукция алырга ярдәм  итә», - дип билгеләп  үтте   Марс Хисмәтуллин.

 2020 елга  сугарулы  җирләрне 2,15  мең гектарга  арттыру  планлаштырыла.     Моның  өчен  су   скважиналарын бораулауга һәм су  җыю  башняларын  куюга  чыгымнарның 90%ын  субсидияләү каралган  һәм моның  өчен       33 млн сум  салынган.   Су  сиптерү техникасын һәм су  насосларын сатып  алуга  чыгымнарның 70%ын   субсидияләү   (100 млн сум) каралган, шулай  ук  сугарулы  һәм киптерелгән җирләрне төзүгә,   реконструкцияләүгә    – 70%  (171 млн сум). Министрлыкта  шуны  ассызыкладылар, скважиналар бораулауга  субсидияне  бу  елдан  бары  тик   эшләр тәмамлангач  кына  алырга  мөмкин.  

Чара  ахырында  Илдус Габдрахманов Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында мелиорация буенча  программаларда  катнашырга  теләүче  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләреннән заявкалар  алу  һәм карау буенча  махсус комиссия  төзелүе  турында  әйтте. Заявкаларны  һәм проект-смета документациясен  бу  елның  1 апреленә кадәр тапшырырга  кирәк. Шул  материаллар нигезендә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020 елга  финанслау  программасына  кертеләчәкләр.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International