Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.

Семинар-киңәшмәләр кысаларында «Авыл территорияләрен комплексы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча алымнарын камилләштерү мәсьәләләре каралачак.

Беренче зона семинары 11 мартта Чүпрәле районында уза. Чарада Апас, Буа, Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнары катнаша.

13 мартта семинар Түбән Кама шәһәрендә узачак. Чапрада катнашуга Әгерҗе, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Яңа  Чишмә, Чистай, Тукай районнары чакырыла.

24 мартта чара Саба районында булачак – биредә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары катнаша.

27 мартта семинар Бөгелмәдә узачак – биредә Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International