Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һөнәр берлеге оешмасы комитеты Министрлык хезмәткәрләре өчен Лаеш районына сәфәр оештырды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә «Үз туган  ягыңны бел» темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Лаеш районында булдылар.

Лаеш районы буенча экскурсия «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексыннан башланды. Аның директоры Миләүшә Заһидуллина предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырды, шулай ук буалар территориясе буйлап экскурсия оештырды. «Бу Татарстан Республикасында бердәнбер шундый комплекс, биредә ел саен 1 млн данәдән артык чөгә балыгы маймычлары үстерелә. 2020 елда предприятие 3 чиратта сөләйман балыгы өчен буалар, ә июльгә карп балыгы үрчетү өчен 3 буа төзүне планлаштыра», – дип аңлатты ул, ә баш балык үрчетүче Роман Идел популяциясендәге чөгә маймычлары үстерелә җайланмаларны һәм бассейннарны күрсәтте. Комплекс территориясендә Россиядән һәм чит илләрдән кайтарылган үсемлекләр үстерелә торган питомник та бар.

Балыкчылык комплексыннан соң Сокуры-Егорьево-Лаишево экскурсия маршруты буенча сәфәр дәвам итте, ул маршрут бөек язучы һәм дәүләт эшлеклесе, XVIII  гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында Россиянең  беренче министры Г.Р.Державинның мемориаль  урыннарына багышланган. Лаешның туган як музеенда Министрлык хезмәткәрләрен Екатерины II заманындагы театральләштерелгән тамаша белән каршы алдылар, заллар буенча экускурсия булды һәм җепләрдән мозаик үрү буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Алдагы объект – «Ферекс» сәүдә йорты» ҖЧҖ булды – ул Россиянең светодиод яктырткычлар эшләп чыгара эре җитештерүчеләрнең берсе. Предприятие директоры Казанцев Сергей предприятие эше турында җентекләп сөйләде, X гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр яктырткыч техника тарихы экспозициясе белән таныштырды. «Ферекс» сәүдә йортында 110 кеше эшли, көнгә 5 мең яктырткыч эшләп чыгаралар, 250 төрдән артык яктырткыч эшләнә. Барлык яктырткычлар да катгый сынау узалар һәм тиешле сыйфатка туры киләләр.

Сәфәр ахырында Министрлык белгечләре Семрукта булдылар – «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү өчен төзелгән беренче күпфункцияле декорацияне карадылар.

«Экскурсия бик эчтәлекле һәм файдалы булды, без күп һәм яңа кызыклы урыннарны күрдек, беркем дә битараф калмады!» - дип, үз фикерләре белән бүлеште сәфәрне оештыручы Елена Толочко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International