Татарстанда авыл хуҗалыгына инвестиция кертүнең геймификация сервисын эшләделәр

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  чынбарлык  һәм  уен    киңлеген  берләштерә һәм  процессның  һәр этабында  аңлаешлы  һәм  контроль механизмнары  белән   укыту,  инвестицияләү, табыш алу һәм  продуктлар   процессларын  бергә  алып  барырга  ярдәм  итә  торган  «Фермополис» уникаль  платформасын  эшләүчеләр  белән  очрашу  узды.  Эшлекле  очрашуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов катнашты.

«Эш шунда ки, хәзер  күп кешеләр  кулай  бәяләрдән  сыйфатлы  фермер продукциясен табу  һәм сатып  алу  буенча  кыенлыклар  кичерә.   Ә аны  җитештерә   торган  фермерлар үз продукциясен  өлешләп  сату  челтәрләренә  чыгара  алмыйлар,  чөнки  барлык  андый  урыннарны  эре  агрохолдинглар  яулап  алган,  шуңа күрә  алар  үз уңышларын  күпләп  сатып  алучыларга  бирергә  мәҗбүр булалар, ә нәтиҗәдә, андый  продукциягә  бәяләр 200-300%ка арта», - дип  сөйләде  проектны  гамәлгә куючы    Нәүрүзә Тулкунова.

Шуңа күрә  фермерларны  турыдан-туры  кулланучылар  белән  бәйләнешкә  кертә  торган    геймификация  платформасы (уен механизмын  чынбарлыктагы  вакыйгаларга  карата  куллану процессы) эшләнгән.  Аның  идеясы моннан  гыйбарәт:  кешеләр  уен  рәвешендә  продуктлар  үстерәләр,   аларны  һәркөнне карыйлар.    Ә  чынбарлыкта  исә  шул  ук  продуктлар,  шул  ук  хайваннар   бер  үк  вакытта  чын  фермада  үстерелә.   Продуктлар өлгергәч, уенчылар  аларны  үзләренең  өстәлләренә  чыгаралар.  

  Фермополис платформасы  ярдәмендә  кешеләр  турыдан-туры  фермерлар  белән  хезмәттәшлек  итәләр,  авыл  хуҗалыгына  инвестицияләр  кертү механизмын өйрәнәләр,   алар   табыш алу  һәм ваклап  сату  челтәрләрендәгедән  1,5-2 мәртәбәгә арзанрак  сыйфатлы  продукция  алу  өчен  берничә  механизмга  ия  булалар.     Фермерлар,  үз чиратында,   кулланучылар  рәвешендә    инвесторлар  алалар,  соңгылары  исә     яшелчә  яисә  хайваннар  үстерә  башлаган  вакыттан  үз  акчаларын  җитештерүгә  кертә  башлыйлар.  

«Бу   платформаның  төп  үзенчәлеге   аның уен рәвешеннән торуында,  безнең  тикшеренүчеләр  әйтүенчә,   үз уңышыңны  уен  форматында  үстереп,   кешеләр  уңай  тәэсир һәм канәгатьләнү  хисе   алалар. Фермерлык  тематикасина  булган  төрле  уенннарның  популярлыгы  да  шуны  күрсәтә, кешеләр анда виртуаль продуктлар  үстерүгә шактый  акчалар  тоталар.    Бер ел  эчендә  россиялелеләр  компьютер уеннарына  $736 млн чыгым  тотканнар, һәм безнең  максат – акчаларны    виртуаль уен киңлегеннән      реаль  фермер  хуҗалыкларына  ярдәм  итүгә  җибәрү», - диделәр  проекты  эшләүчеләр. 

Продуктның пилот   версиясе  «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ базасында  эшләнде,  ул «Индюжина» сәүдә  маркасы  белән   күркә  ите  җитештерү  белән  шөгыльләнә.   Бүгенге  көнгә  кешеләр  фермерларга,   ягъни күркәләр  үстерүгә, 625 мең сум  инвестиция   кертттеләр  инде.   Компаниянең  якындагы  планында  iOS, Android һәм  Web платформалар  өчен  тулы  версияләр  эшләүгә керешәчәк, ул безнең  фермерлар  базасын  10га  кадәр  җиткерүне һәм  кулланучылар  санын  5  мең кешегә   кадәр  арттыруны  планлаштыра.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International