Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре федераль бюджеттан компенсацияне бары тик иминләштерелгән көзге чәчүлекләр өчен генә алачаклар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы аграрийлар  игътибарына  шуны  җиткерә,   Россия Федерациясе  Хөкүмәте  күрсәтмәсе нигезендә     Татарстанга  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүгә бәйле  үз мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә  иминләштергән авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен   гадәттән тыш  хәлләр нәтиҗәсендә  китерелгән  зыянны    компенсацияләүгә     120 млн сум  акча  җибәреләчәк.    Шулай  итеп,  федераль бюджеттан    компенсацияне  бары  тик  чәчүлекләрне  иминләштершән  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре генә  алачак.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  2018 елда  2019 ел  уңышы  өчен    580 мең  га көзге  культуралар чәчелгән иде,  тотрыксыз  һава торышы  аркасында  алар 218 мең  га мәйданда  һәлак  булды.  Татарстанда  азык-төлек  иминлеге   куркынычын  булдырмас өчен  Татарстан  Республикасы  Президенты  тарафыннан       гадәттән тыш  хәл  режимы   кертелде.  

 Турыдан-туры  китерелгән зыянны  каплату  өчен  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан  1,6 млрд сумга  документлар  пакеты  җыелды, алар  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгында    экспертиза  узды.  Һәлак булган  чәчүлекләрдән  нибары  12,5 мең  га  җир  генә  иминләштерелгән булып  чыкты.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     Республика  агрономнар киңәшмәседә, иминләштерү җирләре  хәвеф-хәтәргә  еш  очрый  торган  төбәкләр  өчен  иминләштерү аеруча мөһим,  дип әйткән иде, андый  төбәкләргә безнең республика  да  керә. Иминләштерү авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә тотрыклы  эшчәнлек  алып  барырга,  һава шартларының  нинди  булуына карамастан,  керемнәрне алдан  фаразларга мөмкинлек  бирә.  Моннан  тыш, дәүләт ярдәме  чаралары  эшли,   алар  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  иминләштерү  премияләрен  түләүгә  чыгымнарның  95%ына  кадәр  кайтара  алалар.  

 “Авыл  хуҗалыгы иминләштерүе  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” Федераль законга  һәм  “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы 260-ФЗ  номерлы Федераль законга   1  марттан  үз көченә  кергән   төзәтмәләр  нигезендә   нигезендә      агроиминләштерү системасыннан  уңышның һәм күпьеллык   үләннәрнең  юкка чыгу  чиге  дигән төшенчә  төшереп  калдырылган,  ә шул  ук  вакытта  һәлак  булган  уңыш  иминләштерелгән  дип санала, хәтәрлекләр  исемлеге  киңәйтелгән, аграрийлар  өчен  аларны  комбинацияләү  мөмкинлеге  өстәлгән.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  иминләштерелгән уңыш   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  тарафыннан  төрле  кредитлар алганда тәэмин итү предметы  (залог) буларак  хезмәт итәрә мөмкин.   Иминләштерү  компанияләре  тәкъдимнәре  нигезендә  уңышны  иминләштерү  чыгымнары  аграрийларга  бер гектарга  27 сумга  төшәчәк һәм бу  чыгымнарны  продукциянең  үзкыйммәтенә  кертергә мөмкин  булачак.  

Агроиминләштерү  өлкәсендәге  дәүләт  ярдәме  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары аша консультация  алырга  мөмкин.  

 Иминият  компанияләренең тәкъдимнәре һәм  агроиминләштерүгә  дәүләт  ярдәме  чаралары  турындагы   тулырак  мәгълүмат белән   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  Агроиминләштерү (Агрострахование)   бүлегендә  танышырга  мөмкин.      

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International