Татарстанда аграрийлар өчен АгроСемЭксперт программасын эшләделәр

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.     Репродукциягә  бәйле  рәвештә  уңдырышлылыктагы  аерма    «бер  үк  технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип  төгәлләштерде министр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә киләсе  ел  чәчү  кампаниясе өчен орлыкларны  бары тик  тикшерелгән һәм  ышанычлы  орлыкчылардан  гына алырга  тәкъдим  итә. Ул  шулай  ук  оригиналь  һәм элиталы  олрлыкларның    40% хакы  бюджеттан  субсидияләнүе  турында  да  мәгълүмат җиткерде.  

Моннан  тыш,  Марат Җәббаров Татарстанда   «АгроСемЭксперт»  программасының   эшләнүе  турында  хәбәр итте. Әлеге  программа аграрийларга   сатып  алу  өчен  яраклы  орлыклар  партиясен табарга  һәм  үз орлыкларың буенча  тәкъдимнәр калдырырга  ярдәм  итәчәк. Программа шулай  ук   хуҗалыкларга   орлыклар буенча   җентекле  анализ  ясарга, аларның сыйфатын һәм санын мониторинглауга ярдәм итә. Системада Куллану рөхсәт ителгән селекция  казанышларының   дәүләт реестрына  кертелгән  үсемлекләр  сортларын  тиз эзләп табу  ысулы  бар. Аграрийлар  программадан  бушлай  файдалана  алалар.  “АгроСемЭксперт”тан  файдалану  өчен     сылтама  буенча  теркәлергә генә  кирәк.    

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International