Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультетының 100 еллык юбилеен бәйрәм итте

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә  Казан  дәүләт  аграр     университеты  агрономия факультетының     100 еллык  юбилеен  тантаналы  рәвештә  билгеләп  узды. Олы   юбилейга      200дән артык  кунак  җыелды, алар  арасында   төрле  елларда  агрономия     факультетын  тәмамлаучы мәртәбәле  кунаклар   - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе  урынбасары   Таһир Һадиев, Чуашия  Республикасының Россия  Федерациясе  Президенты  каршындагы  вәкаләтле  вәкиле  Петр Чекмарев, Татарстан  Республикасы урман  хуҗалыгы   министры  урынбасары   Илгизәр Зарипов  һәм башкалар  бар  иде. 

Кунаклар агроэкологик тикшеренүләр лабораторияләре  үзәге  белән таныштылар һәм  махсуслаштырылган  «Татмелиорация» траст  компаниясе” ААҖ,   «Байер» АҖ,  «Татагрохимисервис» АҖ,  «Сервис-Агро” ҖЧҖ демонстрацион классларын, шулай  ук   агрономия   факультетының тарихи музеен  тантанасында катнаштылар.      

Тантаналы  чараны   Казан  ДАУының  ректоры   Айрат Вәлиев ачты, ул  үз чыгышында  агорономның  авыл  хуҗалыгында  иң  кирәкле  кеше  блуын  ассызыклап    үтте.  

Ул  шулай  ук    факультетның  гражданнар  сугышының иң кызган  вакытларында төзелү  тарихы турында  сөйләде, илнең  киләчәге  өчен  аның  нинди  зур  әһәмияткә  ия  булуын  билгеләп  үтте.   Факультетны  тәмамлап чыгучылар  һәм  аның  мөгаллимнәре гражданнар  сугышыннан  соң  илне  торгызуда катнашалар,  Бөек Ватан  сугышы елларында  сугыш  кырларында  батырларча  сугышалар, тылда  авыр  хезмәт башкаралар.    Факультетның  данлы  тарихы  батырларча чирәм җирләрне  эшкәртү белән дә,  шулай  ук  Азык-төлек  программасын гамәлгә ашыру,  интенсив  һәм  адаптив агротехнологик эшкәртүләрне  тормышка ашыру  белән  дә  бәйле.    

Ришат Хәбипов Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров исеменнән  һәм шәхсән үзе  актлар  залында  җыелучыларны  юбилей  белән  котлады.    Ул Татарстан  Республикасының  Россия  Федерациясе  төбәкләре  арасында  авыл  хуҗалыгы  алга  киткән төбәк  булуын  ассызыклады, моның   аграр  өлкәдә  эшләүче  белгечләрнең  югары  һөнәри  әзерлекле булуы белән  аңлатылун, шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  агрономның зур роль  уйнавын      билгеләп  үтте. Ул, факультетны  тәмамлап,  авыл  хуҗалыгы предприятиеләредә, Татарстан  Республикасының  дәүләт һәм муниципаль идарә  органнарында  эшләүче белгечләрнең  авыл  хуҗалыгы керткән  өлешләрен  ассызыклап  үтте.  

Ул  шулай  ук   студентларга, укып чыкканнан  соң да,  үзләренең “alma mater”ларын онытмаска һәм   һөнәри әзерләүдә һәм җитештерү практикаларын  оештыруда,  шулай  ук  факультетның  заманча  матди-техник  базасын  тәэмин  итүдә  ярдәм  итәргә онытмауларын  теләде.  

Ришат Хәбипов студентларга  һәм  аграр  уку йортларын  тәмамлап  чыгучыларга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  ярдәм  чаралары  турында  сөйләде. Ул  һәр уку семестры нәтиҗәләре  буенча   Министрлыкның  исемле  стипендиясен алу  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   Аграр  университеттан һәм Ветеринария  академиясеннән 25 кандидат сайлап  алынуы  турында  да  искәртте.  

«Укуларын  тәмамлаганнан  соң  авыл  җирлегенә эшкә  кайтырга  теләүчеләр  өчен     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   уку йортларында   махсус  урыннар  каралган,   андый  урынга  эләгү  өчен  үз  районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Бу  югары  белем  алу  мөмкинлеге  генә  түгел,    ә эшкә урнашуга  гарантия  дә,  уку йортларын  тәмамлаучылар  өчен  бу  аеруча  мөһим.  Моннан  тыш,    2014 елдан «50/50 программасы» буенчав максатчан  әзерләү  механизмы  эшли башлады,  аның  нигезендә  студент авыл  хуҗалыгы предприятиесе   стипендиаты  була.    Программаның  асылы  шунда,   студент шактый  зур  стипендия  алып  укый  – аның  күләме 10 мең  сум тәшкил  итә, шуның   5 меңе агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итү буенча  дәүләт ярдәме  чаралары  кысаларында  республика бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңен  студент  эшкә кайта  торган  авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  түли», - дип  сөйләде  министр  урынбасары.

Ришат Хәбипов шулай  ук  авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелүе  турында  да  әйтеп  узды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International