Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында авыл хуҗалыгы өлкәсендә Чехия һәм Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә  Чехия  Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле  Илчесе    Витезслав  Пивонька әфәнде  белән  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  очрашты.  

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның эш кабинетында  узган  очрашу  барышында  агросәнәгать комплексы өлкәсендә  хезмәттәшлекне  үстерү,  шул  исәптән  үзара  файдалы  продукция алмашу мәсьәләләре, башка   актуаль  темалар буенча  фикер алыштылар. 

Очрашуда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  урынбасары  – Татарстан  Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры   Альберт Кәримов, Татарстан  Республикасы  Президенты  ярдәмчесе  Радик Гыйматдинов, Россия ЭЭМның Казандагы  вәкиле   Радик Вахитов катнаштылар. 

Искәртеп узабыз, Татарстанга  Чехия  Республикасыннан  делегация килде, аның  составында Россия  Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле  Илчесе    Витезслав Пивонька әфәнде, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең   аграр   дипломаты Никола Грушкова ханым, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең  беренче секретаре   Ян Йиндрих әфәнде  һәм Чехия Республикасында  Татарстан  Республикасы вәкиле   Зөфәр Абдулгалиев һәм башкалар  бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International