Марат Җәббаров Чехия Республикасы делегациясе белән очрашты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     Чехия Республикасы   делегациясе белән очрашты, аның  составында  Россия  Федерациясендә Чехия Республикасының гадәттән тыш һәм вәкаләтле  илчесе    Витезслав Пивонька әфәнде, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең   аграр   дипломаты    Никола Грушкова ханым, Россия  Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең  беренче секретаре   Ян Йиндрих әфәнде  һәм Чехия Республикасында  Татарстан  Республикасы вәкиле   Зөфәр Абдулгалиев катнашты.

Очрашу  барышында  яклар  авыл  хуҗалыгын  үстерү мәсьәләләре  буенча тәҗрибә алмаштылар һәм  агросәнәгать комплексы комплексы  линиясе  буенча  хезмәттәшлек итү  өлкәләрен  билгеләделәр.   Фикер алышу  мәсьәләләре  арасында  үзара файдалы  товарлар  кайтару  мәсьәләләре  бар  иде.   Мәсәлән, чехлар  ягы «Татспиртпром» АҖ  продукциясе белән  кызыксынды, ә Татарстанны  сөт  эшкәртү  җайланмалары һәм  нәсел  терлекчелеге  өлкәсендә  Чехия  Республикасы   эшләнмәләре  кызыксындырды.  

Эшлекле  аралашу  иртәгә, 28 ноябрьдә, Чехия – Татарстан бизнес-форумы  кысаларында  дәвам  итәчәк,  анда  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  эшләүче     20дән артык  Чехия  компаниясе катнаша. 

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү 28 ноябрьдә 12.00 сәгатькә кадәр   press-mshp@yandex.ru  электрон  почтасы  буенча  ачык.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International