Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елга Татарстан Республикасы буенча куллануга кертелгән Селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү буенча төбәк комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.
Киңәшмә эшендә «Дәүләт сорткомиссиясе» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) - «РФА КазФҮ» федераль тикшеренү үзәгенең (ФИЦ) аерымланган структур бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Таһиров, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе” үз-үзен җайга салучы оешма (СРО) генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, специалисты Минсельхозпрода РТ, (ТатНИИСХ) - «РФА КазФҮ» федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау йомгаклары буенча Төп нотык белән «Дәүләт сорткомиссиясе» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул көзге арыш, көзге һәм язгы бодай, солы, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының яңа перспектив сортларына үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырыш йомгаклары буенча комиссия 2020 елда үзебезнең һәм чит илләр селекцияскнең 18 сортын һәм гибридларын районлаштырырга тәкъдим итте, болар: көзге арыш һәм бодай – 2шәр сорт, сабан бодае – 3 сорт, арпа һәм бәрәңге – 4әр сорт, шулай ук рапс - 2 гибрид. Шулай ук республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә моңа кадәр 7 төбәктә кертелгән сортларның ассортиментын киңәйтергә тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары филиал тәкъдимнәре хакында фикер алыштылар һәм 2020 елга Татарстан Республикасы буенча куллануга кертелгән Селекция казанышларының дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү өчен бертавыштан тавыш бирделәр.