Марат Җәббаров “Авыл” (“Деревня”) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Никола Иветич белән проектны үстерү перспективалары турында фикер алышты

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров “Авыл” (“Деревня”) авыл  хуҗалыгы   кулланучылар кооперативы  рәисе  Никола Иветич белән очрашты.    

Искәртеп  узабыз,  Татарстанның  Әлмәт  районында  “Авыл” АХКК проекты  гамәлгә ашырыла, аның  асылы  шунда, кооперативка  теләсә  кем керә ала, әзер  базада  тамчылап  су  сибү  юлы  белән    җиләк-җимеш  үстереп, аннан   уңыш  җыеп, керем  алырга  мөмкин.    «Авыл  хуҗалыгы    белән  шөгыльләнергә  теләгән теләсә  кем  бездә  үзен  күрсәтә  ала.    Бу,  бигрәк  тә,  капиталы  аз  булган  кешеләргә  кагыла.  Кооперативта  аларга  техника алу  һәм җир  эшкәртү  өчен    6-7 миллион акча  тотарга  кирәкми.   Биредә  барысы  да  бар.     Хәзерге  вакытта    кооперативка    17 кеше кергән», - дип сөйләде  Никола Иветич.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  грант ярдәме  белән  авыл  хуҗалыгы  кооперативы  яшелчәсаклагыч төзеде һәм  әзер  продукция өчен  фасовкалау-төргәкләү  линиясен  ачты,    кооператив әгъзалары болардан  да  файдалана  ала.    

Моннан  тыш,  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы   рәисе  «Долина фермеров» проектын  гамәлгә кертү  буенча  планнары  турында  сөйләде, ул  теләүчеләрнең  шәхси  кишәрлекләрендә  ел  буе  эшли  торган   теплицалар  төзүне күздә  тота. Проект кишәрлек  хуҗаларына  яшелчә  һәм  яшел  үләннәр  үстереп, аннан  табыш ыалырга  ярдәм  итәчәк.   Продукция  эшкәртү  һәм  сату  мәсьәләләрен  хәл  итүне  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  үз  өстенә  ала. 

Эшлекле  очрашу  барышында  яклар  проектларның  перспективалары, продукцияне сатудагы  кыенлыклар һәм аларны  хәл  итү  турында  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International