Кайбыч районыннан фермер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачып, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шәһәр халкын яңа җыелган кура җиләге белән сөендерә

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  кече  һәм урта  бизнесны   үстерүгә  зур  игътибар  бирә.    Бүген  һәр районда Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы   булышлыгы  белән  үз  эшен  ачкан һәм аягында  нык  торучы,  туган  авылында  үзенең яраткан  эше  белән  шөгыльләнүче    фермерлар һәм яшь эшкуарлар  бар. Шундыйларның  берсе   – Кайбыч  районыннан фермер Павел Муклуков.  2013 елда  ул  “Яңа  эш  башлаучы  фермер” программасы  буенча җиләк-җимеш  культуралары  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан 1,2 млн күләмендә  грант  алды,  ә бүген ул татарстанлыларны    хәтта  октябрь  аенда   яңа  җыелган  кура җиләге  белән  сөендерә.  

«Көзен  һәм кышын туңдырылган  җиләк-җимеш  белән  беркемне  дә  гаҗәпләндерееп  булмый,  ә  менә  октябрьдә куактан  өзеп  алынган  кура  җиләгенә  күп  кеше  ышанып  бетми.   Ышанмасагыз,  кабып  карагыз.    Кичә  генә  җыйдык,  бүген  сезнең  өстәлгә  тәкъдим  итәбез», - дип  сөйли  Казанда  авыл  хуҗалыгы  ярминкәсендә бик  үк  ышанып  бетмәгән шәһәр халкына  Афанасьевка  авылыннан  фермер.

“Алар  безнең  хакта җиләкне  әллә кайлардан  җылы  яклардан  алып  кайтып  саталар  дип уйлыйлар. Узган  шимбәдә  барлык  120  кг  кура  җиләген  бөртегенә кадәр алып  бетерделәр.    Мондый  продукция барысына  да  ошый”,   – ди  Павел Муклуков, үзенең  җиләк  утарларын  күрсәтеп.    Кура  җиләге   50 сотый мәйданда  үсә, киләчәктә  плантацияне  бер  гектарга  кадәр  киңәйтергә  уйлыйлар.  Кура  җиләге  куаклары   кып-кызыл шау  җиләктә  утыралар.  Ә бит  инде  октябрь  уртасы! Бу  сортның  үсентеләрен  алар  узган  ел  Мәскәү өлкәсе төбәгеннән  алып  кайтканнар, һәм беренче  елда ук  уңыш  та  җыйганнар:   500 килограммга  якын  уңыш  алганнар.  Ә быел  тугызынчы  уңышны  җыйганнар,  уңыш – бер тонна  ярымнан артык.    Фермерның  планнары  – продукция  күләмен  арттырып,    җиләкне  башка төбәкләргә  дә  җибәрү.  

Җитештерелгән  продукцияне сату  – җитештерүченең иң төп  проблемаларыннан  берсе.    Моның  өчен  күпләп  даими  сатып  алучыларының  булырга  тиеш.  Күпьеллык  тәҗрибә  туплаган  Павел Николаевич җиләк  сатуны  да  көйләгән.   Атнага  ике  мәртәбә  аңа  күпләп  алучылар  килә,   йөзәр   килограмм  товар алып  китәләр,   ә  ял  көннәрендә  ул  сату  өчен  үзе  шәһәргә  килә.    

Кура  җиләгенең  әлеге   сорты  август уртасыннан  өлгерә  башлап,  җирләр туңганчы  уңыш  белән  сөендерә.       Павел Николаевич әйтүенчә, ул  бик  тәрбия  дә  таләп  итми   икән.   Көз  ахырында  куакларның  өске  өлешен тулысынча  диярлек  кисәләр, рәт араларына     органик  ашлама  кертәләр.    «Бернинди химия  һәм гербицидлар  юк! Экологик  иминлек   алгы  планда  тора», – ди ул. 

Павел Муклуков җиләк-җимеш  бизнесы  белән  генә  шөгыльләнми.  Моннан тыш,  аның  шәхси хуҗалыгында    22 баш  эре  мөгезле  терлек  бар:  тугыз сыер һәм симертү  өчен  үгезләр,  йөзләгән каз. Бөртекле  культуралар,  печән,  азык  чөгендере  үстерәләр.    

«Минем хезмәт көнем  иртәнге дүртенче  яртыдан  башлана.  Барлык  эшләрдә  дә  гаиләм  булыша: хатыным  Светлана,  ул  балалар  бакчасында  тәрбияче  булып  эшли,   улым Денис, ул,  минем сукмактан  барырга  уйлый һәм   Казан  дәүләт   аграр университетында  укый. Светлана, эшкә  киткәнче, сыерларны  савып, бетмәс-төкәнмәс  йорт эшләрен  дә  башкарып калдырырга   өлгерә.    Денис ял  көннәренә  кайта, ул  инде  барлык  эшләрдә  минем  беренче  булышчым», – дип сөйли  фермер.

Денис - һөнәре  буенча булачак  агроном, шуңа  күрә аның  экспериментлары  беренче  ел  гына  түгел  инде.  Ул җир җиләге, карлыган,  бәрәңге  дә  үстереп  карый.  Бу  юлда  уңышлары  да  була  да,  уңышсызлыкларга  да    очрый.     Ул  даими  эзләнүдә,  эштә, йоклаганда  гына   ял  итеп  ала бугай.      Менә  хәзер генә    күңеленә  хуш  килгән  шөгыль  тапканга  охшап  тора.    «Тырышып эшләсәң, уңышы  да,  кереме  дә  була», – дип   Павел Муклуков.

Бүген   фермер үз  командасы  белән  хуш  исле  кура  җиләген  җыя, иртәгә иртүк аны  Казанга  Ямашев урамындагы 71а мәйданчыкка (“Бәхетле” гипермаркеты каршындагы мәйданчык) авыл  хуҗалыгы  ярминкәсенә  шәһәр халкын  сөендерергә  алып  киләчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International