Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «ФосАгро-Регион» компаниясе белән минераль ашламалар өлкәсендә хезмәтәшлек турында килешү төзеде

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бүген  “Алтын  көз 2019” күргәзмәсе  кысаларында  Марат Җәббаров  һәм  Россиянең  иң  эре  «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар  дистрибуциясе  челтәре («ФосАгро» төркеме)  генераль  директоры  Андрей Вовк белән  “яшел агротехнологияләр” һәм экологик  чиста минераль   ашламалар  куллану  исәбенә  Татарстан  агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру  мәсьәләләре  хакында  фикер алыштылар.  

Очрашу  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» челтәре  арасында   минераль ашламалар  һәм  агротехнологияәрне  үстерү  өлкәсендә  хезмәттәшлек  турында  килешү  имзаланды.  

Шуны  искәртеп  узабыз,  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  2019 елның  сентябрендә  үзенең  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына  юлламасында  аграрчыларның  игътибарын  чәчүлекнең   һәр гектарына  кимендә 70  кг  минераль ашлама кертергә кирәклегенә  юнәлткән иде.  

“Алтын  көз” күргәзмәсе ачылышы вакытында «ФосАгро» ПАО генераль  директоры,    Россиянең ашламалар  җитештерү ассоциациясе  (РАПУ) президенты   Андрей Гурьев Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе    Дмитрий Медведевка, Хөкүмәт Рәисе  урынбасары      Алексей Гордеевка һәм Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушевка  Россия  минераль  ашлмаларының үзебезнең  индустрия  тарихында  беренче  мәртәбә  кертелә  торган  экологик  маркировкасын  тәкъдим  итте.    Россиянең фосфорлы  экологик ашламалары, авыл  хуҗалыгы  продукциясе  белән  беррәттән,    яхшыртылган  экологик  тасвирламалар  белән  илнең  брендлы  продукция сегментына  керәләр. Проект  авторлары  фикер йөртүенчә,  чиста  азык-төлек  продуктларының  милли  сегментын  булдыру  Россия  җитештерүчеләренә тышкы  базарда  конкуренцияле    өстенлек  тәэмин  итәчәк, сәүдә  киртәләрен  бетерүдә  илнең   позицисен  көчәйтәчәк һәм киләчәктә  яшел  эталонлы  продукция урынын  булдыруга  ярдәм  итәчәк.  

 Белешмә  өчен:

 Россиянең  иң  эре  «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар  дистрибуциясе  челтәре («ФосАгро» төркеме)    Татарстанда  моннан  5 ел  элек  турыдан-туры  эшли  башлаган  иде,  бүген  Казанда  төбәк  офислар  челтәренең  берсе  эшли.   2017елда   «ФосАгро-Регион» Татарстанның  көньягында      үзенең дистрибуцион-логистик үзәген  ачты,  ул  якындагы  районнарны,  шулай  ук  Татарстан белән  янәшәдәге   Самара  һәм  Ульян өлкәләрен    минераль ашламалар  белән  тәэмин  итә. Шул үзәк  нигезендә «ФосАгро-Регион» агрономия  буенча  хезмәт күрсәтүләрне  үстерә:  ФосАгро  минераль ашламаларының  яңа  маркаларын кулланып,  үсемлекләрне  минераль тукландыру  системаларын эшли һәм, агрохимия  өлкәсендә җирле  белгечләрне  җәлеп  итеп, «ФосАгро-Регион» агрономия  хезмәте  тарафыннан  чәчүлекләргә  агрокүзәтчелек  итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International