Татарстан Мәскәүдә узачак “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсенә үзендә җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукция алып барачак

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

9 октябрьдән  12 октябрьгә  кадәр  Татарстан    Мәскәүдә  тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә  катнашачак.    Республика   үз стендында Татарстанда  үстерелгән  һәм  җитештерелгән  экологик  чиста, натураль  продукция  күрсәтәчәк.  

Милли татар  кухнясының  үзенчәлекләрен  100 елдан  артык  эшләү тарихы  булган  Татарстан  Республикасы Кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге - «Татпотребсоюз» тәкъдим  итәчәк. Кунаклар  өчен     күргәзмә   карау  гына  түгел,  ә   иң тәмле  милли  ризыкларны  татып  карау  мөмкинлеге  дә  булачак.

Күргәзмәгә  төрле  бал  продукциясен «Татарстан  Республикасының   аквакультура  һәм умартачылык идарәсе» әзерли,  стендта  балның,  перганың, серкәнең төрле  сортлары   һәм балавыз продукциясе  булачак.  

Казылык  әйберләрен,  кош  итен,  сөт  продукциясен һәм  бакалеяны  Россиянең  эре  агрохолдингларының  берсе  - “Агрокөч” алып  килә.   Яңалыклардан    – натураль төтендә     ысланган   продукция.

 «Пестречинка» ҖЧҖ шулай  ук  тавык  итеннән  төрле  продукция алып  барачак.   Предприятие 40  елдан  артык  базарда һәм кош  итеннән  200ләп  төрле  продукция  чыгара.    Кошчылык  фабрикаларында  ысланган  әйберләр  элеккеге   рецептлар  буенча  әзерләнә. 

 Сөт  продукциясен    Зеленодольск сөт   комбинаты  алып  барачак,   ул     1957 елда  оешкан һәм «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» брендлары  белән  80нән артык  төрдә  продукция  чыгара.   «2019 елда  зур  гаиәләр  өчен  без  яңа  форматтагы  сөт  шешәсендә -  1400 граммлы  “гаилә” сөтен  чыгара  башладык.    Уңайлы  савытта  - стаканда  йомшак  эремчекнең  классик төре дә,  шулай  ук  төрле  өстәмәләр  белән дә:     шоколад ваклары, җир  җиләге (клубника), персик, кара җиләк, чия белән чыгарыла.   Базарга  ярмаланып тора  торган  эремчек  яңа  төргәктә  - “капчыкта”  чыкты», - дип  сөйлиләр   предприятиедә. 

 Белоглазов  Е.Е  КФХсы  сөт, эремчек, кефир,  йогуртлар,   ряженка, катык, каймак, корт  һәм кайнаган  сөт  алып  бара.     «Безнең  продуктлар  үзебезнең  чималдан  элеккеге  рецептлар  буенча әзерләнә,  бу  сөт  продуктларының тәмен  һәм  файдасын арттыра», - дип  сөйли  фермерлык хуҗалыгы  башлыгы. 

Ел  саен  42 000 тоннадан  артык  яшелчә  җыючы  “Майский” теплица   комбинаты күргәзмәгә   үз   продукциясен: томат, кыяр, борыч,    баклажан, яшел тәмләткечләр,  җир  җиләге  һәм  күк җиләк алып  бара.  Комбинат,  заманча  технологияләр кулланып,   кыяр  уңышын иң  алдынгы европалылар   дәрәҗәсенә  җиткерде   –   елга  203 кг/кв.м.,  ә  помидор уңышы  бер  квадрат  метрдан   113 кг чыга.

«Татспиртпром» компаниясе  киң  даирә  кулланучылар  өчен  алкоголь  продукциясе алып  бара.   Компания   1997 елда  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте карары  белән  төзелгән  һәм  Россиядә  җитештерелә  торган   барлык аракының 11,2%ын  җитештерерлек  куәткә  ия (2018 ел  белешмәләре  буенча).

«Нәфис-Биопродукт» АҖ күргәзмәгә үзенең  соңгы  яңа  эшләнмәләрен  алып  бара:   соя соусы, «Базилик һәм бөтнек» джемы,  «Мүк җиләге һәм гөлҗимеш» джемы, «Абрикос» джемы,  «Кызыл карлыган» джемы, «Болоньезе»  соусы «Карбонара»  соусы; көнбагыш  майлары:  кара  сарымсак  экстракты белән  май,       «Прованс үләннәре» экстракты белән  май,  «Кызыл сицилия   апельсины» экстракты  белән  май,    «Дүрт борыч» экстракты  белән  май һәм башкалар. 

«Bionovatic» компаниясе  күргәзмәдә  шулай  ук  үзенең  яңа  эшләнмәләрен   күрсәтергә  җыена:     болар - Россиядә  бүгенге  көнгә иң көчле  тәэсир  итә  торган   бердәнбер  сыек биоинсектицид һәм гербицидлар деструкторы.

Ә «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү  институты» ҖЧҖ күргәзмәгә органиканы   компенсацияләү  өчен    уникаль  биопродукт   – терлек асты-үсемлек, салам калдыкларының тизрәк  таркалуына китерә  торган «Уникальный Гумус+» биодеструкторын алып  бара.      

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International