Марат Җәббаров: Татарстанда шикәр чөгендере мәйданының яртысыннан артыгы җыелды

2019 елның 5 октябре, шимбә

Техник  культураларны  җыюның  барышы  һәм туфракны  көзге  эшкәртү  темплары  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмдә   Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр  итүенчә,  иртә  өлгерә  торган  бөртекле  культуралар буенча    4 млн. 250 мең тонна а уңыш  җыелган,  кукуруздан  200 мең  тонна а  уңыш  алу  планлаштырыла.   Урып-җыю  кампаниясендә  лидер булып    Тукай районы  танылды. Тулаем  ашлык  җыемы  бу  районда    175 мең  тонна а  тәшкил  итә, уңдырышлылык   – 40,4 ц/га. Уңдырышлылык  буенча  икенче  район -    Мамадыш  районы – 40,2 ц/га. Монда    135 мең тонна а яңа  уңыш  алынган.    Зәй  һәм Актаныш  районнарында  да  уңдырышлылык   күрсәткечләре югары    (40 ц/га).   

Шикәр чөгендере  буенча:  бүгенгә  ул  33,8 мең  га мәйданда  җыелган - 53%.   1 млн. 464 мең  тонна  татлы  тамыр  җыелган.   Уңдырышлылык   - 433 ц/га (2018 елга  карата +85 ц/га). Татарстанның  шикәр  заводларында    74,2 мең  тонна  татлы  продукция җитештерелгән. 

Бүгенге  көнгә  шулай ук    83% мәйданда  бәршәңге  җыелган  - 4,4 мең  га.   127 мең  тонна  бәрәңге  чыгарылган.   Бер   гектардан  уртача  уңыш    287 центнер  тәшкил  итә.   

Туфракны  көзге  эшкәртү  эшләре  дәвам  итә.   Бүгенгә     1 млн. 405 мең  га  җир  сөрелгән (74%). Кырларда 2 меңләп  техника  эшли.   Узган  атнада  гына да   192 мең  га җир  эшкәртелгән. 

Министр, кыр эшләреннән  бушаган  техниканы  чистартып,  саклауга  куярга, консервация үткәреп,  җитешсезлекләрен ремонтларга  керешергә      кирәклеген  искәртте.   Октябрь  азагында  техниканың кышкы  саклауга  куелышына тикшерү  уздырылачак,  диде  ул һәм  хуҗалыклар  җитәкчеләрен машина-трактор  паркларында тәртип урнаштырырга  өндәде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International