Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләрне Балтач районында семинарга чакыра

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  

Искәртеп  узабыз,  элегрәк  Татарстанның  берничә  районында Компетенцияләр  үзәге  белгечләре  шәхси  хуҗалык  тотучылар,  фермерлар  һәм авыл  эшкуарлары  белән очрашулар  уздырганнар  иде.   Очрашулар  барышында  кече  эшкуарлык  субъектлары өчен  дәүләт  ярдәме  чаралары  аңлатылды һәм  алга  таба  районнарның кооператив партнерлыгы  схемаларын  булдыру  мөмкинлеге  тикшерелде. Җитештерелә торган  продукцияне  сатуда  кызыксынучы  фермерлар  семинарга  чакырылды.  

Чара  кысаларында  шулай  ук продукцияне   «Туган Як» («Родной Край») исеме  белән сату  проектының  презентациясе узачак.    Семинарга  Германиядән онлайн  режимында  экспертлар  җәлеп  итү  планлаштырыла.  

Моннан  тыш,  район  Мәдәният  йорты фойесында  иң  яхшы  казылык  әйберләренең  һәм  сөт  продукциясенең  күргәзмә экспозициясе урнаштырыла  һәм  конкурс  уздырыла.  

Чара   30 сентябрьдә  15:00 сәгатьтә  түбәндәге  адрес  буенча башлана: Балтач ш.т.п,    Ленин ур.,   52 йорт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International