Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачыларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча матбугат конференциясе үткәрде

2019 елның 20 сентябре, җомга

Татарстанның  бакчачылык  ширкәтләрендә  юллар, өзлексез электр  энергиясе,  су  белән  тәэмин итү проблемалары,  шулай  ук  каты  көнкүреш  каллдыкларын  чыгару  мәсьәләләре  дәүләт  ярдәме белән  хәл  ителә.    Бу  хакта  бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов «Татар-информ» мәгълүмат  агентлыгында  матбугат   конференциясендә  сөйләде. 

«Татарстанда  бакчачыларга  ярдәм  итү  буенча   дәләт  программасы  гамәлгә ашырыла.  Моңа  кадәр бакчачылык  ширкәтләренең  инженер  инфраструктурасына  ел  саен  550 млн. сум  акча  бүлеп  бирү  турында  Татарстан  Республикасы  Президенты  тарафыннан   карар  кабул  ителгән  иде.   Программаны  гамәлгә ашыру  барышында  бакчачылар  бу  реаль ярдәмне тоймыйча  калмадылар,  әлбәттә», - дип билгеләп  үтте  спикер.

Татарстанда  950дән артык  коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  теркәлгән.    1 миллионнан  артык  граждан гомуми мәйданы  20 мең  гектар  булган  386 мең  бакча  кишәрлегеннән  файдалана.    

Республика  бюджетыннан  2017–2018 елларда  бакчачылар    проблемаларын  хәл  итүгә    1 миллиард сумнан артык  акча  бүлеп  бирелде,  52 скважина,  271 каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм чыгару  мәйданчыгы,    15,2  километр  суүткәргеч,  64,3 км  керү  юллары һәм 107 км электр  линиясе ремонтланды.  Бакчачылык  һәм яшелчәчелек  берләшмәләренең   инженерлык  инфраструктурасы  объектларын  ремонтлау  буенча  эшләр  дәвам  итә.  

 «Беренче  чиратта  кешеләрне  юллар,  өзлексез электр  энергиясе, су белән  тәэмин  ителеш  һәм каты  көнкүреш  калдыкларын  чыгару, аларны  җыю  мәйданчыклары  проблемалары  борчый. Бу  проблемалар  республика    республика  программасы  исәбенә хәл  ителә», — диде  спикер.

Республикада  эчке һәм тышкы инженерлык инфраструктура  объектларын  ремонтлау  буенча коммерциягә карамаган  бакчачылык  ширкәте  (СНТ) чыгымнарын  финанслашу  прграммасы  эшли. Аның  асылы  шунда, мәс., ремонт өчен СНТ тоткан 1 мең  сумга дәүләт  тагын ике  мең  өсти2019 елда  эчке  объектларны  ремонтлауны  финанслашуга    83,6 млн сум  бүленде. 

Эчке инженерлык инфраструктурасы  объектларын (электрүткәргечләрне, су белән тәэмин  итү  системасларын һәм эчке юлларны)      ремонтлауны   финанслашу  программасында     катнашырга  теләге  булган  бакчачылык  ширкәтләре  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  җир  һәм мөлкәт  мөнәсәбәтләре  бүлегенә  мөрәҗәгать  итә алалар. Тышкы  инфраструктура (керү  юллары, каты  көнкүреш  калдыкларын  җыю  һәм  чыгару мәйданчыклары, су  белән  тәэмин  итү  системалары)   буенча   үз районыңның  Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.    

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International