Татарстанның 4 районы бөртекле культуралар җыюны төгәлләде, Зәй районы – уңдырышлылык буенча лидер

2019 елның 6 сентябре, җомга

Урып-җыю кампаниясенең  барышы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым    контролендә  тора. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     оператив белешмәләре  буенча  бүгенге көнгә  республиканың  4 районы    бөртекле  культуралар җыюны  төгәлләделәр,  болар:    Нурлат, Апас, Кайбыч һәм Зәй  районнары. 

Иң югары  уңыш  күрсәткече  Зәй  районында,  алар    38 мең гектар  мәйданда  урып-җыю эшләрен  төгәлләделәр.  Игенчелеккә фәнни караш, агротехник чараларны  вакытында  һәм сыйфатлы  уздыру, механизаторларның  зур  тырышлыгы    нәтиҗәсендә   һәр гектардан  уртача ашлык уңышы    40,1 центнерга  җитте.  Тулаем җыем    152,2 мең тонна  тәшкил  итә. Икмәк  кабул  итү  предприятиеләренә    120 мең  тоннадан  артык  ашлык  озатылган,  шул  исәптән     70 мең  тоннадан  артык -  азык-төлек  бодае,  ашлык  тапшыру  дәвам  итә. 

Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәргать Камалиев әйтүенчә,  район кырларында    56 ашлык  җыю   комбайны  эшләгән,  шуларның  42се    2000 тоннадан  артык  ашлык  суктырган.   Митрофанов Андрей   Клаас Тукано - 450 комбайнында    4200 тоннадан  артык  ашлык  суктырган,   ул  узган  ел  да  республиканың  иң яхшы  комбайнчылары  арасында  булган.   Комбайнчылар  Муфтахов Азат, Гиниятуллин Динар, Фәтхуллин Илдус, Сибъгәтуллин Рамил 4000 тоннага  кадәр  ашлык  суктырганнар. Егетләр  үз эшләренең  чын  осталары һәм алар -  комбайнчыларның  республика конкурсында  җиңүчеләр.  Белгечләрне районда  бүләкләделәр инде, әлбәттә.   Уңдырышлылык  буенча   «Зәй» агрофирмасы  иң  алда бара,  алар  һәр гектардан    48 центнердан  артык  ашлык  җыйган. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының   оператив  белешмәләре  буенча   Нурлат районында  (32,2 ц/га) һәм  Апас районында  (30,7 ц/га)  уңдырышлылык   шулай  ук  республикадагы  уртача   күрсәткечтән  югарырак.    Кайбыч   районы гектардан   27,5 центнер  уңыш  белән  урып-җыюны  төгәлләде.  Республика буенча    3,7 млн. тонна  ашлык  җыелган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International