Татарстанда республика агросәнәгать комплексының Ветераннар советы төзелде

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының  беренче  утырышы  узды,  анда  Советның  оештыру  Уставы расланды  һәм  Совет Рәисе сайланды.   Рәис итеп «Татптицепром» ҖЧҖенең  генераль  директоры  Марс Алиев  сайланды. 

Ветераннар  советының  беренче  утырышы  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,  министрның  беренче  урынбасары    Николай  Титов,  министр урынбасары  Тәлгать  Таһирҗанов,  шулай ук  республиканың  барлык  районнарыннан  тармак  ветераннары  катнашында  узды.  

Сәламләү сүзе  белән  Марат  Әхмәтов  чыгыш  ясады.    «Республикада  АПКның  Ветераннар  советын  оештыру  авыл  хуҗалыгы тармагына  ныклы  нигез  салучыларның  барысын  да  берләштерергә һәм  мөһим проблемаларны  бергәләп  хәл  итәргә  мөмкинлек  бирәчәк», - дип  билгеләп  үтте   вице-премьер һәм  катнашучылар  белән  республикада  урып-җыю  эшләренең  барышы  турында  бүлеште.  

Искәртеп  узабыз, АПКның Ветераннар  советы  агросәнәгать комплексы ветераннарының хокукларын  һәм мәнфәгатьләрен  яклау  мәсьәләләре  буенча  коллегиаль  рәвештә  карарлар эшләү  һәм кабул  итү  өчен  гамәлгә куелды.   «Без бер  ветеран  да  игътибардан  төшеп  калмасын  өчен  бөтен  көчне куячакбыз», - дип билгеләп  үтте   Марс Алиев һәм катнашучыларны  иҗтимагый  оешманың  эш  планы  белән  таныштырды.  

Бүгенге  көнгә  һәр эш  көнендә  9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә  кадәр  түбәндәге  адрес  буенча  ветераннарны  кабул  итү  оештырылган:      Федосеев урамы,  36 йорт.

Төгәлрәк мәгълүматны 8(843)221-77-97 телефоны  һәм  veteran_apkrt@mail.ru электрон  почта аша  алырга  мөмкин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International