Кукмара районында терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләре өчен Сабантуй үткәрделәр

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Кукмара  районында  терлекчеләр һәм  ветеринария  хезмәткәрләре  өчен  Ринат Мөхәммәтшин ис. Үзәк  стадионда   гадәттәге  Сабантуй  бәйрәмен  үткәрделәр.  

 Бәйрәм  танатанасында  равйон башлыгы   Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  терлекчелек  буенча   урынбасары    Нәҗип Хаҗипов һәм башка рәсми  затлар  катншаты.  Алар  килүчеләрне  бәйрәм  белән  котлпдылар  һәм  урак хезмәт  алдынгыларына  бүләкләр  тапшырдылар.    

«Быелгы  бәйрәмне  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләре  табигатЬ  кочагында булсын  һәм  Кукмараның  матурлыгы белән  гозурлансыннар  өчен   Үзәк стадионда  уздырырга  булдык», — диде  Сергей Димитриев. 

Ул  терлекчелектә  һәм  игенчелектә  югары  күрсәткечләргә  ирешүчеләргә рәхмәт белдерде: «Болар барысы  да  - сезнең  максатчан  юнәлештә  эәләү нәтиҗәсе.  Хезмәтегез  өчен  рәхмәт  сезгә».

Бәйрәм  кунакларын  Кукмара  районының  үзешчән артистлары  да  сөендерде.  Авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләре  шулай  ук  сыер саву  аппаратын  сүтеп-җыюда, киез итекләр  киеп чабуда, сумода,  гирьләр күтәрүдә һәм башка ярышларда   да  үз  җитезлекләрен,  осталыкларын  күрсәттеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International