Балык Бистәсе районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2019 елның 17 августы, шимбә

16 августта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов Балык  Бистәсе  районында  урып-җыю эшләренең  барышы белән  танышты,  шулай  ук  агросәнәгать комплексы  белгечләре белән  очрашты  һәм  көндәлек  мөһим  мәсьәләләр  буенча  фикер алыштылар.  

Балык  Бистәсе  районында  урып-җыю мәйданы    45,5 мең  га тәшкил  итә. Бүгенгә  12,37 мең   га мәйданда  ашлык  суктырылган,  бу  барлык  мәйданның    27,2 %ын  тәшкил  итә.     32,7 мең  тонна  иген  җыелган,  уртача  уңдырышлылык   -  26,5 ц/га. 

Халык  белән  очрашып  сөйләшкәннән соң,   Нәҗип Хаҗипов районда  урып-җыю кампаниясе  алдынгыларын  бүләкләүдә катнашты.  Җиңүчеләр  булып    Петр Шербаков («Логос» ҖЧҖ), Сәмигулла Нәбиуллин («Кама Агро» ҖЧҖ) һәм  Әгъзам  Хисмәтов («Логос» ҖЧҖ)  танылды. 

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,  белгечләр  арасындагы  ярышу  дәрте  комбайннарның  җитештерүчәнлегенә  дә  уңай  тәэсир  итә.  Республиканың   иң яхшы  500 комбайнчысы  арасында  булырга  теләүчеләр  шактый  күп,  андыйларга  республика Хөкүмәтеннән  акчалата  премияләр  биреләчәк.   Республиканың  барлык  районнарында  да  урып-җыю  комплексы хезмәткәрләрен  кызыксындыру  чаралары  эшләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International