Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем кече Ватаным» конкурсында катнашырга чакыра

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    

Конкурс   7 номинациядә үткәрелә:

  • Авыл блогеры;
  • Халык  иҗаты традицияләрен һәм  сәнәгати  мәдәниятне  саклап калу  һәм үстерү;
  • Безнең заман  шагыйрьләре;
  • Авылым торак пунктының (авыл, утар (хутор), кышлак, олыс) тарихы;  
  • Крестьян шәҗәрәләре;
  • Россия  халыкларының  традицияләре  һәм кәсепләре;
  • Минем хыялымдагы  авыл  – авылның  киләчәге.

Конкурс   2 этапта уза. Беренче этапта (2019 елның 5 сентябренә  кадәр) – «Культурно-историческое наследие села» наследие-села.рф мәгълүмат порталы, www.nasledie-sela.ru аша  заявкалар  кабул  ителә.   Икенче  этап  кысаларында (30 октябрьгә  кадәря) экспертным жюрисы конкурс  эшләрен  бәяли, конкурс  номинантлары  билгеләнә,   конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасына әзерләнү һәм аны  уздыру бюашкарыла.  

Конкурс  номинацияләре  һәм  конкурста  катнашу  кагыйдәләре  турында www.nasledie-sela.ru сайтында  укырга  мөмкин.    

Конкурс Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә  Россия авыл яшьләре берлеге  тарафыннан  уздырыла.  

 Белешмә  өчен:

 Әлеге  конкурс 10 ел дәвамында  уздырыла,  шул  чор  эчендә    конкурска  авыл  торак  пунктлары  тарихы  белән  14 000нән артык  иҗат  эшләре  кабул  ителде, шулар  нигезендә   «Культурно-историческое наследие села»   www.nasledie-sela.ru Бөтенроссия  мәгълүмат порталы   булдырылды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International