Марат Әхмәтов яңгырлы көндә урып-җыюны башкарганда ашлык киптерү җайланмаларыннан оператив файдаланырга кушты

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Августта яңгырлы  көннәр  күп  көтелә,  шуңа күрә  республика  игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару  тактикасын  яңадан  карарга  кирәк  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов урып-җыюның  барышы  турында  сөйләгәндә  әйтте.  

Марат  Әхмәтов билгеләп  үткәнчә, муниципаль районнар башлыкларына да,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре  җитәкчеләренә һәм  фермерларга  да  урып-җыю  җыю  эшләре  өчен  уңай  булмаган  һава  торышы  саклану  сәбәпле  “агымдагы  урып-җыю тактикасын яңадан  җитди  рәвештә  карарга кирәк”.   Республика территориясендә соңгы  көннәрдә  ява торган  тоташ  яңгырлар аркасында   ашлыкның  дымлылыгы  артык  югары саклана,  бу  урып-җыю  эшләренә  тоткарлык  тудыра.  

Министр  хәзер  хуҗалыкларга үзләренең  ашлык  киптерү  комплексларын  актив   кулланырга  кирәклеген  ассызыклап  әйтте.    

«Республика, барлык  ашлык  киптерү  комплексларын  тәүлек буена  кулланып,   150 мең  тонна  ашлык  киптерә  ала», – диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  дымлылыкның  югары  булуын  искә алып,  тәүлеккә  100  мең  тоннага  кадәр  ашлык киптереп була,  дип  өстәде  ул. 

Ведомство белешмәләре  буенча,  Тукай  районы хуҗалыкларында  һәм  икмәк  кабул  итү  предприятиеләрендә  тәүлеккә 7 мең  тоннадан  артык ашлык  киптереп була,     Нурлат районында –  6 мең  тоннадан  артык, Әлки районында –   5 мең  тоннага  якын, Чүпрәле  районында  –   5 мең  тоннадан  артык, Апас, Арча районнарында  –   5 мең  тоннага  якын, Актаныш, Буа, Кукмара  районнарында   –  4 мең  тоннадан  артык.   Министр әйтүенчә,  башка районнарда  да  ашлык  киптерү  җайланмалары  эшли.  

Әлбәттә, ашлык  киптерү  – бу  өстәмә  чыгымнар, әмма,  монда  акчаны  янга  калдырам дип,  үстерелгән  икмәкне  югалту – бу  әхлаксызлык  булыр  иде,  дип  саный  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

Марат  Әхмәтов  хәбәр  итүенчә,  республиканың  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре  үзләренең  ашлык  киптерү  җайланмалары  булмаган   яисә  аз куәтле  хуҗалыкларга  ашлык  киптерү  буенча  үз   хезмәтләрен  күрсәтергә  әзер.    Министрлык  мәгълүматы  буенча,  бу  хезмәтләрнең  хакы  республиканың  барлык  икмәк  кабул  итү  предприятиеләрендә  бертөрле  диярлек.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International