Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсенә чакыра

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

10 августта Алексеевск шәһәр  тибындагы  поселыгының  Воскресенский   Храмы  мәйданында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  оештырыла  торган  Бөтенроссия  Бал муллыгы”    фестиваль-ярминкәсе  узачак.    Чараны  “Татарстан умартачылар” төбәк  иҗтимагый  оешмасы,  "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү  буенча   авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперативы  һәм   Алексеевск муниципаль районы    администрациясе  оештыра.   

Фестивальнең  эшлекле  программасы  кысаларында республика  умартачылары  өчен    семинар оештырыла. Аның  төп  максаты  - умартачылар  һәм  умарталарны  өйрәнүчеләр белән   аралашу,   инновацияләр  белән  танышу,   җыелган  проблемалардан  хәл  итү   юлларын  эзләү.

Чарада  катнашучыларны  бал  продукциясе ярминкә-күргәзмәсе көтә,  умартачылар   умартачылык  өчен  кирәкле   яңа  инвентарь   белән  таныша  ала,   «Контроль сатып  алу»     принцибы буенча  балдан, чәйдән   авыз  итеп булачак, шулай  ук   «Иң яхшы  умартачы» исеменә команда  конкурслары  узачак һәм   концерт  программасы  эзерләнә.  Чарада  катнашырга  теләгән һәркем  балдан  һәм  алмадан   үз   продукциясен  алып  килә ала.

Балалар өчен  кече  сабантуй  һәм  бал  темасына  рәсемнәр  конкурсы  оештырыла.   Чарада  катнашу  бушлай.   

Тулырак  мәгълүмат  белән    pchelovod.tatar  сайтында  танышырга  мөмкин. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International