Марат Әхмәтов: 3 августка республикада 88 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданның 6%ында уңыш җыелган, уртача уңыш - 32,7 ц/га

2019 елның 3 августы, шимбә

Республика кырларында  урып-җыю барышының  торышы  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  таныштырды.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. 

2019 елның    3 августына  республика  буенча  88 мең гектар  мәйданда,  ягъни барлык  мәйданның   6%ында  уңыш  җыелган,  уртача  уңыш  - 32,7 ц/га,  дигән  мәгълүмат  бирде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат  Әхмәтов. 

 Культуралар статистикасына  килгәндә, көзге  бодай   19% мәйданда  суктырылган,  уңдырышлылык - 34 ц/га, борчак -  18%, уңдырышлылык -  24 ц/га, көзге  арыш  – 9%, уңдырышлылык  -  30 ц/га, арпа – 5%, уңдырышлылык  - 35 ц/га.

Марат  Әхмәтов республиканың  муниципаль районнары  буенча  җыелган  мәйданнарның (орлык  кукурузыннан тыш) күләмнәре буенча  да  чагыштыру  өчен  мәгълүмат  бирде. Әлки районында    24%, ягъни  8 мең тонна  ашлык  җыелган,  Нурлат районында  – 22%,  ягъни 7,1 мең  тонна,   Зәй районында  – 19%, ягъни 7,2  мең тонна,   Спас районында  – 16%, ягъни 6,6  мең тонна, Ютазы  районында  – 13%, ягъни 2,3  мең тонна, Апас районында  – 12%, ягъни 3,3 мең тонна.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Росиия  тйбәкләре  буенча  урдырылган  һәм  суктырылган  бөртекле  һәм кузаклы  культуралар  буенча  да  мәгълүмат бирде.  Аерым  алганда, Идел буе  федераль округында   4,1 млн. тонна  ашлык  суктырылган, шул  исәптән  Татарстанда – 0,3 млн. тонна, Саратов өлкәсендә   – 1,7 млн. тонна, Самара  өлкәсендә – 0,6 млн. тонна.

Марат  Әхмәтов  шулай  ук  республика районнарында  семинар-киңәшмәләр  уздыруның  барышы  турында  да  әйтте,  биш  районда  көзге  эшләр уздыру буенча  уку  семнарлары  уздырылды  инде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International