Әлмәт районында гадәттәге комбайннар парады узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

20 июляьдә  Әлмәт районында   гадәттәге  комбайннар  парады  узды, аның  максаты  урып-җыю техникасының  2019 елгы  уңышны  җыюга,  ындыр  табагының  ашлык  кабул  итүгә,  шулай  ук  агрегатларның  туфрак  эгкәртүгә  әзерлеген    тикшерү  иде.        

Районның  башкарма  комитеты  җитәкчесе  вазыйфаларын  башкаручы    Тимур Ногуманов, авыл  хуҗалыгы  оешмалары җитәкчеләрен,  комбайнчыларны,   механизаторларны,  белгечләрне  сәламләп,  болай  диде: «Бер атнадан да  соңга  калмыйча,  район  уракка  чыга.   Алда  бик  киеренке  һәм четерекле  эш  тора. Бер ай  эчендә    уңышны  җыеп  алырга  кирәк  булачак.  Эш нәтиҗәсе  авыл  хуҗалыгы  машиналарының  барлык  технологик  комплексыа,  аларның  төгәл  эшләвенә,  шартларны,  ресурсларны  исәпкә  алуга  һәм  сыйфатлы эш  өчен  лаеклы  хезмәт  хакы  түләүгә  нык  бәйле».

Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәнис Шәрәфиев, республика конкурс  комиссиясе урып-җыю техникасы  паркының  әзерлегенә  югары  бәя  бирде,  дип  җиткерде:   50  баллдан   район    45не  алды. Быел  игенчеләргә  40 гектардан  артык  мәйданда  уңыш  җыярга  кирәк  булачак.   Чәчүлекләр   структурасында: көзге  бодай –  6 мең  гектардан  артык, көзге  арыш -  1200 га,  сабан  культуралары:   30 мең  гектарлап,  шул    сабан  бодае  -   12 мең  гектардан  артык, арпа  –   15 гектардан  артык, солы  -   2 мең  гектарлап, борчак - 740 га. Орлык  кукурузы  чәчүлекләре  быел   - 200 га, карабодай    - 2379 га, техник   культуралар  (рапс, горчица, рыжика, көнбагыш) –   8,9 мең гектарлап. 

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  ашлык  җыю  комбайннарының    герметиклыгы  тикшерелде,  моның  өчен    контроль суктырып  карадылар.    Нормативлар  буенча  1  кв.  метрга    15тән артык  ашлама  коелмаска    тиеш.   Күпчелек  комбайннарны  тикшкрү  нәтиҗәләреннән  күренгәнчә -  йөзпроцентлы    герметиклык.

Район  урып-җыю  техникасы паркының    95%ы   уракка яраклылык  буенча  тикшерү  узган.     Бу  хакта  районның  башкарма  комитеты  җитәкчесе  ваыйфаларын  башкаручыга  Әлмәт  шәһәренең  Дәүләт  техника  күзәтчелеге     башлыгы    Рамил  Закиров хәбәр  итте. 

Шул  ук  көнне   Тимур Ногуманов  һәм  Фәнис Шәрәфиев  «Союз-Агро» ҖЧҖенең Кузай  базасында булдылар,  анда  элеватор  комплексын   карадылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International