Татарстанда быел беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген  Лаеш  районында беренче  мәртәбә  ашлык  суктырып  карадылар.      «Волжская» ҖЧҖ  кырында     комбайн  «Скипетр» көзге  бодаеның  бер   алымын  урып карады.    

«Бездә хуҗалыкта   12,5 мең га  эшкәртелә  торган  җир  бар, – дип  сөйләде  хуҗалык  җитәкчесе   Илнур Шәйхразиев. – Быел  без  гектардан    30 центнерлап  уңыш  җыеп алырбыз  дип торабыз. Көзге  культуралар  - 2,3 мең  га, сабан чәчүлекләре     4,2 мең  га мәйданда. 

«Район буенча  көзге  культуралар   10,5 мең  га мәйданда  чәчелде, – дип  ассызыклады  Лаеш районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Виталий Германов. - Техника вакытында  ремонтланды  һәм урып-җыю кампаниясенә  әзер».

Беренсе суктыруны  тикшереп  карарга  дип  Лаеш  районы  башлыгы   Михаил Афанасьев та  килгән  иде.   «Волжская» ҖЧҖ – районда  иң  зур  хуҗалык  һәм аның  техника  белән  тәэмин  итлеше  дә  начар  түгел. Кешеләрнең  кәефе  күтәренке, барлык  техника  урып-җыю эшләренә әзер,  хезмәтне  саклау  кагыйдәләренә  дә аерым  игътибар бирелә», – дип,  нәтиҗә  ясады    Михаил Афанасьев.

Хуҗалыкның  баш  агрономы  Равил Сафиуллин аңлатып  киткәнчә,  кырның  бу  кишәрлеге  текәрәк  урында  урнашкан,  шуңа  күрә  игеннәр  дә,  башка   урыннардагыга  караганда,    иртәрәк  өлгерә,  бөртекләр  тиешле  катылыкка  җиткән.   Ул, комбайн  артыннан барып һәм коелу-коелмауны  тикшереп алганнан  соң,   суктыруның  сыйфатыннан    канәгать калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International