Мөслим районында авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең һәм чәчүлекләрне карауның нәтиҗәле алымнары турында фикер алыштылар

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июльдә  Кыр көне кысаларында     Мөслим  районында авыл  хуҗалыгы  культураларын үстерүнең    һәм чәчүлекләрне карауның  нәтиҗәле  алымнары  турында  фикер  алыштылар.     

Семинар  эшендә  Мөслим районы  башлыгы   Рамил  Муллин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, «Госсортокомиссия» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы,     «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан  Республикасы филиалы, республиканың  муниципаль районнарында   Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  һәм  белгчләре,  эре  авыл  хуҗалыгы җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Семинарны  сәламләү сүзе  белән  Мөслим муниципаль районы башлыгы    Рамил Муллин ачты, аннары  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков һәм  «Август-Мөслим» ҖЧҖ генераль     Владимир Заляйскалнс чыгыш  ясадылар. 

Семинарда катнашучылар  «Clearfield», «Экспрессан» системасы буенча  язгы  һәм көзге  бодайның, язгы  арпаның, кукуруз,  соя, борчак,  люпин, рапс, көнбагышның күрсәтмә   мәйданнарын карадылар  һәм  «No-Till» системасы  буенча үстерелә  торган  чәчүлекләрне  карауның традицион технологиясе  белән  таныштылар.   Килүчеләргә  шулай  ук  чәчү,  туфрак  эшкәртү һәм  уңыш  җыю  өчен  кулланыла  торган  авыл  хуҗалыгы  техникасы     экспозициясе  күрсәтелде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International