Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм сыра җитештерү буенча AB InBev Efes компаниясе арасында Татарстан территориясендә агросәнәгать программасын эшләтә башлау турында килешү имзаланды. Бу инициатива ярдәмендә Татарстанда сыра җитештерү өчен җитештерелә һәм сатып алына торган арпа күләме 2023 елга 40 мәртәбә артачак.
Имзалау тантанасы Лаеш районында “Татарстанда кыр көне” агротехник күргәзмәсе мәйданчыгында узды. Документка үз имзаларын Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм AB InBev Efes компаниясе президенты Дмитрий Шпаков куйдылар.
Агропрограмма республикада сыра җитештерү өчен арпаның сыйфатын һәм уңдырышлылыгын арттырырга, селекцияне үстерергә, яңа технологияләрне гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Efes белән озак еллар хезмәттәшлек итү белән горурлануын билгеләп үтте. «Алдагы адым сыра арпасын үстерү өчен җитештерү базасын булдыру булачак. Бу яхшы керемле чыганак һәм авыл хуҗалыгын үстерү өчен перспектива. Халыкара компаниянең бу проектка шундый игътибар итүен без хуплыйбыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
AB InBev Efes президенты Дмитрий Шпаков, яңа программа республика территориясендә сыра арпасын үстерү, аны эшкәртү һәм солод җитештерү буенча җитештерү кластерын булдырырга ярдәм итәчәк, диде. «Без үзебезнең партнерлар белән нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итәчәкбез. Саннарга килгәндә, якын елларда без җирле аграрийлардан сыра арпасын сатып алуны 40 мәртәбәгә арттыруны планлаштырабыз», - дип, хәбәр итте ул.
«Безнең төп максат – авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү. Уртак тырышлык белән бу программаны уңышлы гамәлгә ашыра алуыбызга ышанам мин», - дип өстәде үз чиратында Anadolu Efes президент Джан Чакы.
Компаниянең глобаль агропрограммасы бүген дөньяның 13 илендә 30 меңнән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен берләштерә. Россиядә аңарда 10 төбәктән 140 хуҗалык катнаша. Ел саен Россия фермерларыннан 3 млрд. сумлык сыра арпасы сатып алына.