Татарстанда Казан сөт комбинатын ачу тантанасы узды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Статс-секретарь – Россия  Федерациясе    авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Иван Лебедев   Казан  сөт  комбинатында  («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы) булды. Биредә модернизацияләүнең  беренче  этабыннан  соң җитештерүне  ачу  тантанасы  узды.  

Заводны  ачу  тантанасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,   «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖенең идарәчел  акционеры  Андрей Шутов һәм  башка  рәсми  затлар  катнашты.  Алар    цехларның  эше белән  таныштылар,  сөт комбинатында  урнаштырылган заманча  җайланмаларны  карадылар: аппарат цехын,  фасовкалау  цехын, кефир,  катык,  ряженка чыгару  өчен  әчетү    процессы  бара  торган  әче  сөт  продукциясе  җитештерү цехын карадылар.   Аннары  кунаклар  ПЭТ-шешәләрдә  сөт  җитештерү  линиясе  урнашкан  участокны  карадылар.  Шунда  ук  кунаклар  Казан  сөт  комбинатында  әзерләнә  торган  туңдырмадан  авыз  иттеләр.  

 Искәртеп  узабыз,    Казан сөт  комбинаты 2017 елда «КОМОС ГРУПП» (Удмуртия)  компаниясе  тарафыннан сатып  алынган  иде. Шул  ук  елда  предприятиедә   модернизация  буенча  инвестиция   проектын  гамәлгә ашыру  башланды, аны  3  этапта  башкару  каралган    (2017-2021 гг.), с ,   инвестицияләрнең  гомуми  күләме  3,5 млрд сум. Беренче этапта  инвестиция  күләме    1,6 млрд сум булды.   Проектны  финанслау   “Казан  сөт комбинаты” ҖЧҖенең үз акчалары  исәбенә дә,  шулай  ук  коммерциячел   банкларның (“Газпромбанк” АҖ һәм  «Россельхозбанк» АҖ) ташламалы  кредитлары  исәбенә  дә  башкарыла.   

 Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә,  җитештерүне  ачу  тантанасы -  бүген Казан  өчен  дә,  шулай  ук  Татарстан  өчен  дә  бик  әһәмиятле  вакыйга.      Казан  сөт комбинаты – шәһәрдә  иң  борынгы предприятиеләрнең  берсе,  ул   1932 елда  төзелгән.

«Мин монда  төрле  елларда  булдым,  - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Һәм предприятиенең  ничек  үзгәрүен  күрәм.  Предприятиенең  төпкә  төшкән  вакытлары  да  булды,   һәм менә  2017 елда   инвестор килеп чыкты  – «КОМОС ГРУПП» компаниясе. Бүген  бу  безнең     стратегик   партнерыбыз. Компания безнең  республикада  башка   проектларны  да  гамәлгә ашыра – алар  кошчылык  һәм  дуңгызчылык  белән  бәйле.  Без күрәбез,   инвестор югары  нәтиҗәләргә  өметләнә».

Рөстәм Миңнеханов,   предприятиедә  эшләнгәнәр   – бу  әле   модернизацияләүнең  беренче  этабы  гына, һәм  инвестор тарафыннан   1 млрд. 600 млн. сум кертелгән  инде,  диде.   Татарстан Президенты  бүген предприятие  продукциясенең  экспортка  чыгарылуын  да  билгеләп  үтте.  Продукция илебезнең  70 төбәгенә  чыгарыла.    «Монда  сыйфатлы  продукция җитештерелүен  күрәм  мин, - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Димәк, төбәк  халкы  сыйфатлы  сөт  продуктлары  кулланачак.   Республикада  халыкны  сыйфатлы  продукция белән  тәэмин  итү  өчен  сөт  тә,  җитештерү  куәте  дә  җитәрлек булуына  ышанам  мин».

Рөстәм Миңнеханов Казан  сөт  комбинатының тагын  бик  күп  кызыклы  идеялары  булуын  билгеләп  үтте – аерым  алганда,  “Мәктәп  сөте” программасы  кысаларында мәктәп  укучылары  өчен  сөт  җитештерү  идеясы.    «Без югары  профессионализм, инвесторларның  эшкә  уңай  карашын  күрәбез, - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең  бизнесны  үстерү  өчен  үзебезнең  яктан да  ярдәм  күрсәтәчәкбез».

Россия  Федерациясе    авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Иван Лебедев, үз  чиратында,  Казан  сөт  комбинаты  – дәүләт  ярдәме  чараларының  ничек  эшләвен күрсәтә  торган мисал,  дип  белдерде.  Аның  әйтүенчә,  сөтчелек  тармагы  – дәүләт  ярдәме  күрсәтү  өчен,  һичшиксез,  өстенлекле  юнәлеш.  «Азык-төлек  иминлеге   доктринасы  буенча  бездә  әле  5-6 млн.  тонна күләмендә  сөт  җитештерү  кытлыгы  бар, - диде Иван Лебедев. – Әмма, сез  күрәсез,  бәяләр  быел беренче  мәртәбә   тотрыклы».

Моннан  тыш,  Россия  Федерациясе    авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары, пальма мае куллану  мәсьәләсендә  ведомство  тарафыннан  кырыс  сәясәт  алып  барыла,    «Меркурий»  системасы  кертелде. 

  «КОМОС ГРУПП» вәкилләренә  мөрәҗәгать итеп,   Иван Лебедев болай  диде: «Сез – ачык компания, чын  чималда  эшлисез.  Бөтен  мөмкинлекләрдән файдаланып,  үз  продукциягезне  экспортка  да  - Кытайга   чыгарасыз. Уңышлар  телим  сезгә».

Ахырда  барлык  теләүчеләр Казан  сөт  комбинаты  продукциясеннән  авыз  итә  алдылар  – алар  төрле  сәүдә  маркалары  белән  чыга:   сөт,  сөт    коктейльләре, туңдырма, әчетелгән  сөт  продукциясе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International