Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм сөтчелек тармагының торышы турында мәгълүмат бирде

2019 елның 22 июне, шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      

 Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин катнашты.

Министр мәгълүматыннан  күренгәнчә, бүгенге  көнгә  республикада    300 мең  га мәйданда  күпьеллык   үләннәр  чаптырылган  - бу  барлык  мәйданның  65%ын  тәшкил  итә.   130 мең тонна  печән һәм  700 мең  тонна сенаж әзерләнгән. «Бер үк  вакытта  диярлек  беренче  кат  чаптыруны    Әтнә, Зәй һәм Тәтеш районнары  төгәлләп  килә.  Алар  төрле   климат  зоналарында  урнашкан һәм  үсемлекләрнең    вегетация  чоры  да  бертөсле  түгел.   Бу  хезмәтне  дөрес оештыра  белүнең  үрнәк  мисалы», - диде  Марат  Әхмәтов. 

Шул  ук  вакытта,  аның  әйтүенчә,  бертөслерәк  шартларда кайбер  районнарда  мәйданның  яртысы  да  чаптырылмаган.   Мәсәлән,  Югары  Ослан  районында  77 % калган, Әгерҗе  районында  - 75%, Әлмәт  районында  - 70%, Минзәлә районында  - 66%, Менделеевск  районында   - 63%.

Марат  Әхмәтов  тагын  шуны  әйтеп  узды,  республиканың  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  тәүлеклек  савымны  беренче  мәртәбә   4 мең  тоннага  җиткерделәр,    бер  сыердан -  17 кг. «Бу - заманча  технологияләрне  гамәлгә кертү, агымдагы  елда  сатып  алу  бәяләренең  тотрыклануы – килограммга  23 сум,  аксымлы яшел  азык  ашату  нәтиҗәсе», - дип  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International