Хезмәт кешеләре: Питрәч районыннан сыер савучы – тырышлык һәм остазлык үрнәге

2019 елның 8 июне, шимбә

Үз хезмәтләре  белән  мактау  һәм ихтирам  яулаган  гади  кешеләр  турындагы  безнең    «Хезмәт кешеләре» рубрикасының  бүгенге  герое  - туган  районында озак  еллар  сыер  савучы  булып  эшләгән   Галочкина Надежда Николаевна.

 Надежда Николаевна 1935 елның 4 сентябрендә  Питрәч  районының    Аркатау  авылында  туган. Мәктәпне  тәмамлаганнан  соң,  16 яшьлек  кыз туган авылында  сөт-товар  фермасына  эшкә  керә  һәм  бик  тырышып  эшли  башлый.  Һичшиксез,  үз көчләренә  бик  үк  ышанып  та  бетми  иде  әле  ул,  чөнки  сыер  саву  бик  җиңел эшләрдән  түгел бит.   Әмма  коллективта  бу  кыз баланың  тырышлыгын  һәм  хезмәтне  яратуын  бик  тиз  күреп  алалар.     Хайваннарны  яратуы,  үзенә  таләпчәнлек     белән   яшь   Надежда  хезмәт эшчәнлегенең  беренче  көннәреннән  үк  башкалардан  аерылып  тора.    Надежда Николаевна сыерлары  тора  торган  абзарда  һәрвакыт  чисталык  хөкем  сөрә,  сыерлары  һәрвакыт каралган  була.    

Тиздән ул үзенең  «Путь к коммунизму» колхозында  гына  түгел, ә бөтен  Питрәч  районы буенча  иң яхшы  сыер  савучы  булып  таныла.   Аның  төркемендә  савым   елдан-ел  арта.   Ул  үз  тәҗрибәсен  коллективка  ел  саен  килә  торган  яшь  терлекчеләр белән  рәхәтләнеп  бүлешә.   Надежда Николаевна яшьләргә  чын  остаз  була.   Яшь кызлар  аның  белән  эштәге  кыенлыклар  турында  гына  түгел,  ә үзләренең  эч  серләре  белән  дә  бүлешәләр, аңардан  киңәшләр  сорыйлар.   Һәм һәр  очракта  да аннан  төпле  киңәшләр  алалар.     

 Надежда Николаевна үзе  елдан-ел  яңа  уңышлар  яулый.  Мәсәлән,  1965 елда  ул  һәр сыердан  уртача     4045 кг сөт  савып ала. Шул  ук  елда  ул  җәйге  чорда һәр сыердан  беренче  булып  тәүлеккә бер  пот  савым  алу  өчен  ярышларда  катнашу   инициативасы  белән  чыга.  Ул  вакытта  аңа  районнан  40тан  артык  сыер савучы  иярә.  

1966 ел  Надежда  Николаевна  өчен  аеруча  истәлекле.  Шул  елда  аңа  авыл  хуҗалыгын  үстерүгә  керткән  уңышлары  өчен  СССР Югары  Советы  Президиумы  Указы  белән   Социалистик Хезмәт  Герое исеме  бирелә,  аңа  Ленин ордены  тапшырыла.  Шул  ук  елда  ул  СССР Югары  Советы  депутаты  була.   

1990 елга  кадәр  Надежда  Николаевна     «Путь к коммунизму» колхозы  фермасында  сыер  савучы  булып  эшли,  ә лаеклы  ялга  киткәнче ул,   сыер  савучы  хезмәтенә  тугрылыклы  калып, «Осиповский» совхозы  фермасында  шул  эшен  дәвам  итә,   әлеге  хуҗалык  терлекчеләре белән    осталык  серләрен  бүлешә.

Хәзер  Надежда  Николаевна  безнең  арабызда  юк  инде,  әмма  аның  турындагы  матур  хатирәләрне авылдашлары  онытмый,  һәм аның  исеме  “Татарстан агросәнәгать комплексының хезмәт геройлары китабына” кертелгән.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International