Казан дәүләт аграр университетында АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының катнашучылар шәхси катнашкан (очно) этабы узды

2019 елның 17 мае, җомга

16 майда  Казанда     «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының   катнашучылар шәхси  катнашкан төбәк    (очно) этабын   ябу  тантанасы  узды.  Ул  Казан  дәүләт  аграр     университеты базасында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  оештырылды.  Конкурс авыл  мәктәпләренең    5-11 сыйныф укучылары  арасында  узды. Конкурста  Татарстанның  43  районыннан,     Башкортостан Республикасыннан, Пермь    краеннан һәм Ульян  өлкәсеннән  200гә якын  укучы  катнашты. 

 Ике көн  дәвамында  укучылар  университетның укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер  классларында һәм  лабораторияләрендә  АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәҗлешләре  буенча   интенсив  эш алып  бардылар.  

Авыл  хуҗалыгында  цифрлы  технологияләр, пилотсыз очу аппаратлары  системасын кертү,  роботлаштыру,  космик  һәм  метеоҗайланмалар  куллануның актуаль проблемалары  буенча киеренке  ярышлар  нәтиҗәсендә   җиңүчеләр  ачыкланды. Болар - Башкортостан Республикасыннан, Пермь    краеннан һәм Татарстанның 11  районыннан:  Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач  районнарыннан  - 24 укучы.  

Финал ике  шәһәрдә  узачак: Белгородта  һәм Әлмәттә -  30 августтан  6 сентябрьгә кадәр.   Финал  этабында  җиңүчеләр  «Алтын көз - 2019» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  махсуслаштырылган  мәйданчыкта  катнашу  мөмкинлегенә ия булалар һәм кыйммәтле  бүләкләр алачаклар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International