Югары Ослан районы укучылары «Яңа эш башлаучы фермер» бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Югары  Ослан  районының  Матюшино  мәктәбе  командасы  «Яңа  эш башлаучы   фермер»    VII бөтенроссия   интеллектуаль уенының  соңгы  этабына кадәр  килеп  җитте  һәм «Инновацион проектлар»   номинациясендә  җиңү  яулады. 

Россия  авыл  яшьләре  берлеге  һәм Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  Уен финалына    25 апрельдә   Воронежда  бөтен  илдән  яшь  аграрийларның  40  командасы  җыелды.    Җиде  ел  дәвамында  уздырылган  бу  уеннарда    8 000нән артык  кеше  катнашты.     2016 елда  беренче  мәртәбә  укучылар  өчен  яңа  номинация  кертелде, 2018 елда  - яшь белгечләр  өчен. 

 Матюшино укучылары    жюрига    «Урта  мәктәп  базасында  агротехнологик  профиль  белән  кече  укыту-фермерлык  хуҗалыгын  оештыру»  темасына  үз бизнес-планын  һәм мәктәп  яны кишәрлегендә  үстерелгән   продукцияне тәкъдим  иттеләр.   Укучылар командасы   мәктәп  директоры     Илдус Шәрәфиев  һәм укытучы     Галина Гаделшина      җитәкчелегендә килде. Нәтиҗәдә, матюшинлылар    «Инновацион проектлар»  номинациясендә  җиңү  яуладылар. 

Авыл  хуҗалыгы министрлыгының  Фәнни-технологик  сәясәт һәм  мәгариф департаменты  директоры   Вячеслав Попов оештыручыларга    һәм  катнашучыларга    Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев исеменнән  котлау  сүзләрен  җиткерде  һәм  бу  Уеннарның  яшь кадрларны  тармакка  җәлеп  итүгә  һәм  аларны  һәрьяклап  һөнәри  әзерләүгә  ярдәм  итүен  ассызыклады.    «Аларда  катнашу  яшь  кешеләргә  бизнес-планлаштыруда файдалы  күнекмәләр  алырга,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  икътисады  һәм   менеджменты өлкәсендә  белемнәрне  киңәйтүгә  мөмкинлек  бирә», - дип  әйтелә  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  башлыгы  котлавында.  

Бу ел  җиңүчеләре  яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  буенча  дәүләт  программасын  гамәлгә ашыруда  катнашуга  тәкъдим  ителәчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International