Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге «Туган як» фермер продукциясен гамәлгә ашыру челтәрен булдыру проектын эшләтә башлады

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17 апрельдә  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча    компетенцияләр  үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә    (ДБУ) авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләренең һәм    Казан  шәһәренең  өлешләп  сату  кибетләре вәкилләренең    эшлекле   очрашулары  оештырылды.  Бу  чара  март аенда  Тәтеш  районында узган   һәм  республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерү чараларын   гамәлгә ашыруга  юнәлдерелгән «Нәтиҗәле   кооперация  атналары»  чарасының  дәвамы  булды.

Искәртеп  узабыз,  республикада  кече  хуҗалыкларны  үстерүнең  нигезен    кооперация тәшкил  итә. Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  гомуми  мәсьәләләрне уртак хәл  итү максатында  уннарча һәм йөзләрчә  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләрен  үз тирәләренә  берләштерәләр.   Барлык  фермерлар  арасында  иң актуаль  мәсьәләләрнең  берсе  - җитештерелгән  продукцияне  сату.  

Нәкъ  менә  шул  мәсьәләне  хәл итү  өчен  оештырылды  бу  чара.      Зеленодольск, Балтач, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Түбән Кама һәм Лаеш  районнары  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  челтәр форматында  булмаган  өлешләп  сату  итүче  кибетләр вәкилләренә  үзләре  җитештергән  продукцияне  күрсәттеләр.   Очрашу  нәтиҗәсендә   эшкуарлар  тарафыннан  фермер бүлекләре  урнаштырыла  торган  кибетләрдән  бердәм  партнерлык  оештыру  турында  карар  кабул  ителде. 

Әлеге  чара  «Туган як» (Родной край) социаль проекты  кысаларында  беренчеләрдән  булды,  аның  масаты  -  Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  үзләре  җитештергән  продукцияне  сатуда  ярдәм  итү һәм  шәһәр кешеләре  өчен үзләре  тирәсендәге  кибетләрдә  сыйфатлы  фермер  продукциясен  сатып  алу  мөмкинлеге  тудыру.   Проекет кысаларында  шулай  ук     теләсә кайсы  партнер  кибеттә  ташламалы  бәядән  фермер  продукциясен  сатып  алу  хокукын  бирә торган синхрон дисконт  карталарын  булдыру  күздә тотыла.

Проектның операторы - “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча    компетенцияләр  үзәге” ДБУ, аның  төп  бурычы – авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  эшен  системалаштыру,    кооперативларга  һәм крестьян (фермер)  хуҗалыкларына  мәгълүмат-консультация  ярдәме һәм методологик  ярдәм  күрсәтү,    аларга  бизнес-планнар  һәм техник-икътисадый дәлилләр эшләгәндә,  федераль һәм төбәк  бюджетлардан  субсидияләр  алуга  заявкалар  бирүдә    ярдәм  итү.       

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  гражданнар  үзләрен  кызыксындыра  торган  барлык  мәсьәләләр  буенча мәгълүмат  алу  өчен   “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча    компетенцияләр  үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенә (843)221-77-40 телефоны  аша  мөрәҗәгать  итә алалар. 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International