Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурс игълан итә

2019 елның 12 апреле, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы  буенча  матди-техник базаны  үстерү  өчен  грантлар  бирүгә авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын    сайлап алу конкурсы     башлану  турында  игълан итә.    

Заявкалар  һәм документлар  Министрлык   тарафыннан  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  ителә:    420014, Татарстан  Республикасы,   Казан шәһәре,   Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат,  309  каб. Кабул  итү эш  көннәрендә     8.00 сәгатьтән     17.00 сәгатькә кадәр  башкарыла.  

Грант бирү тәртибе һәм документлар  формалары   турындагы   мәгълүмат   Министрлыкның  рәсми  сайтында  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник базасын  үстерү» бүлекчәсендә  урнаштырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International