Лениногорск районында терлекчеләрне хуҗалыкларда терлек авыруларын профилактикалауга өйрәттеләр

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Лениногорск районында  узган  атнада  район  терлекчеләре өчен   практик   семинар узды.  Анда  районның  11  хуҗалыгыннан   100гә якын  терлекче     катнашты.  

Чарада  шулай  ук  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   һәм  Ветеринария  берләшмәсе  җитәкчеләре  һәм  белгечләре,  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре,    зоотехниклар,  ветеринария  табиблары,  хуҗалыкларның  машина  белән сыер саву  операторлары һәм башкалар   катнашты.  

Семинарның  теоретик  өлешендә  терлекчеләрне сыерларны  тукландыруның  һәм савуның  алдынгы  технологияләре белән,    авыруларны  профилактикалау һәм  дәвалау, сөтнең  продуктивлылыгын  арттыру  ысуллары һәм  эре  мөгезле  терлекләрне  тоту  шартлары белән  таныштырдылар.   

Катнашучылар  алдында  нотык  белән  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Илнур Шәмәрданов чыгыш  ясады. Үз чыгышында  ул сәламәт һәм чыдам  бозаулар  санын  арттыру  сыерларны  карап  тоту  технологияләрен  тиешенчә  үтәүгә  басым  ясады.  

«Бүгенге  көн җитештерүгә  башкача карауны таләп   итә,   элеккеге  “бабайлар” ысулларыннан  китәргә,  бүгенге  стандартларга  җавап  бирерлек  заманча  шартларга  күчәргә  вакыт  җитте.  Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр  үзләре  моңа  тиешенчә карамасалар,  без  югары  күрсәткечләргә ирешә  алмыйбыз. Эре  мөгезле  терлекләрне  тоту  һәм ашату  мәсьәләләренә  җитдирәк  карарга  кирәк», - диде ул.

Семинарның  практик  өлеше  “Ялтау” бүлекчәсенең  сөт-товар  фермасы  территориясендә  узды.   Монда катнашучылар саву һәм суыту җайланмаларының  эшенә, терлекчелек  фермаларында  гомуми  гигиенага, сыер саву  кагыйдәләренә һәм автоматлаштырылган  су  белән тәэмин  итүгә бәйле  мәсьәләләр  хакында   фикер алыштылар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International