Тәтеш районында кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы уза

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары фермерларга дәүләт ярдәме алу өчен документлар тутырырга ярдәм итәргә тиешләр. Бу хакта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Ришат Хәбипов бу көннәрдә Тәтеш районында  уза торган «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасында» сөйләде.

«Тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм программаның башка чаралары нәтиҗәсендә авыл  хуҗалыгы тармагында үз бизнесларын ачып, гранттат  катнашырга  теләүчеләр  артты», - дип билгеләп  үтте   Ришат Хәбипов.

Ул     катнашучыларны  авыл  хуҗалыгы  елы  йомгаклары  белән таныштырды,   2018 елда  республикада җитештерелгән барлык  продукциянең  фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар өлешенә  туры килүен дә әйтеп узды.   

«Агымдагы елда шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  сыерлар  һәм кәҗәләр тотуга  субсидиләр дәвам итәчәк.   Авылда  халык  картаеп һәм кимеп бара.  Шуңа  керә  кешене сыер асрарга  мәҗбүр итеп  булмый.  Әмма  бар шундый  хуҗалыклар,  алар  сыерлар  санын  саклап калырга  гына түгел,  ә арттырыга  тырышалар.  Дәүләт ярдәме беренче  чиратта  шундыйларга  юнәлтелә.  Быел  финанслау  күләме  дә шактый  артты. Ггрантлар  өчен   900 миллион  сум акча  бүленде», - дип сөйләде  чарада  катнашучыларга    Ришат Хәбипов.

Чыгышының  азагында ул  авыл  җирлекләре  башлыкларына   фермерларга  грантлар  алуда  документлар  тутырырга  ярдәм  итәргә  кушты.  Тагын  ул  республика  Президентының  продукция  җитештерү күләмен ел  саен  кимендә  10  процентка арттыру  бурычы  турында  да  искәртте.   Сөт терлекчлеген  үстерү  өстенлекле  булып кала.    

Кооперацияне  нәтиҗәле  үстерү  атнасы дәвам итә.  Чара   киң эшлекле  программа кысаларында  уза.   Мәдәни-агарту чаралары, товарлар  сату  буенча     интерактив  тренинглар һәм кече  хуҗалыкларга  дәүләт  ярдәме  буенча  түгәрәк  өстәлләр уздыру  каралган.  

Катнашучылар  оешмада  хуҗалык операцияләрен алып  баруның яңа  бухгалтерлык  системасы һәм  нәтиҗәле  сәүдә  итүнең  заманча  программасы  белән танышалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International