Марат Әхмәтов: татар токымлы атларны арттыру эшен көчәйтергә кирәк

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Республикада  селекция  уңышы  буларак федераль Дәүләт реестрына  кертелгән  татар  токымлы  атлар  санын  арттыру  буенча  эшне көчәйтергә кирәк.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  2 мартта  Хөкүмәт Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә әйтте.    

Республикада  нәсел терлекчелегенең  торышы  турындагы  нотыкта  Марат  Әхмәтов «узган  елның   декабрендә Селекция   уңышларын  сынау  һәм  саклау буенча  Россия  Федерациясе  дәүләт комиссиясе  атларның  “татар” токымын федераль Дәүләт реестрына  кертте» диде.  

 Министр әйтүенчә,  республикада  мондый  токымлы  атларны  үрчетү эше  8-10  ел дәвам иткән һәм  нәтиҗә күз алдында.    Хәзер  тагын  да  мөһимрәк  бурыч  тора  – аларның  баш  санын  арттыру, чөнки токым статусы  да    «татар» исеме  белән бит, диде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы. 

«Республикада  бүген  500 баш  шундый  токымнан  ат  бар, аларның  санын  арттыру  буенча  эшне, әлбәттә, көчәйтергә кирәк», – диде  Марат  Әхмәтов.

Искәртеп үтәбез, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  селекция уңышларын  сынау  һәм саклау  буенча   эксперт  комиссиясе  «татар» токымлы  атларның  хуҗалыкта  файдалылыгын  бәяләү  актын раслады һәм «Госсорткомиссия»  ФДБУенә  аталрның  “татар” токымын  селекция уңышларының  Дәүләт реестрына  кертергә  тәкъдим  итте.   токымның  әлеге  Дәүләт реестрында  булуы  Россия  Федерациясе  территориясендә нәсел материалын  арттырырга, кертергә, сертификацияләргә һәм сатарга  мөмкинлек  бирә.  

Оригинаторлары: өч  хуҗалык – «Нәбиуллин Ф.М.» ИП (Лениногорск  муниципаль районы), «Бакиров Ф.Р.» КФХ (Әлки муниципаль районы) һәм   «Гиниятуллин С.Ш. ис. Нәсел репродукторы» ҖЧҖ (Теләче муниципаль  районы).

Шуны  әйтергә кирәк, татар  токымлы  атлар  танылып  та  өлгерделәр,  аларны  кинога  төшерәләр.    Тиздән экраннарга  чыга  торган   «Зөләйха күзләрен  ача» фильмында баш  героиня  Кремльгә  “татар” токымлы  атта  килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International