Көзге культураларның торышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы җирләренең һәм көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең кышкы торышына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә.

Мәс., узган атнада “Аксубай” агрофирмасы кырларында фотофиксация белән комиссия тикшерүе узды, монда көзге культураларның, шулай ук күпьеллык үләннәрнең кышкы чорда механик зарарлануын билгеләү өчен сейсмик эзләнү эшләре үткәрелә.

Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре башлыгы Александр Дружин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов, Аксубай районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов, Нурлат районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәфис Ганиев, шулай ук “Әлмәт” агрохимия хезмәте станциясе» ФДУ директоры Мөхтәсим Маметов, «Татнефть» ГАҖенең (ПАО)«Ямашнефть» НГДУ баш маркшейдеры Владимир Белов, «ТНГ-Геосейс» ҖЧҖ директоры Илшат Мостафин һәм башкалар бар иде.

«Тикшерү нәтиҗәсендә технологик транспорт узганнан һәм виброчыганак сейсмоплитларын урнаштырган урыннарда карның тыгызлануы ачыкланды. Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең сакланыш дәрәҗәсен төгәлләштерү өчен кар киткәннән соң язгы һәм җәйге чорларда бу кырларга тикшерү уздырырга кирәк булачак. Аның нәтиҗәләре нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүендәге югалтуларны һәм аларны торгызуга чыгымнарны исәпләү методикасы эшләнәчәк», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International